Бөгелмә авазы

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы һәм шәһәр мэры Линар Закировтан хәйрия ифтарлары

Коронавирус пандемиясе һәм илдә, Татарстан Республикасында шул афәткә бәйле төстә билгеләнгән чикләүләр тормышыбызга үз төзәтмәләрен кертте.

Бу вәзгыятькә бәйле рәвештә, изге  Рамазан аенда Бөгелмә шәһәрендә һәм районында, традицион ифтар мәҗлесләре урынына, мохтаҗ кешеләргә өйләренә азык-төлек тупланмалары таратыла. Әлеге хәйрия акциясе кысаларында илле гаилә ифтар өчен азык-төлек алды инде. Болар: диндә булып, ураза тотучы, мохтаҗлык кичерүче, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр. Тупланмага чәй, он, ярмалар, шикәр комы, куертылган сөт, төрле консервлар, печенье, көнбагыш мае керә.

Аллаһ илчесе (Аллаһ аннан разый булсын, сәламе ирешеп торсын) әйткән: “Рамазан аенда ураза тотучыны туендырган кешенең моның өчен гөнаһлары кичерелер, җаны җәһәннәм газабыннан коткарылыр, ул ураза тотучы кеше кадәр үк савап алыр, әмма аңа карап, ураза тотучының әҗерләре кимемәс”.

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте изге Рамазан аенда күрсәткән ярдәме өчен муниципаль район башлыгы Линар Рөстәм улы Закировка рәхмәт белдерә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: