Бөгелмә авазы

Бөгелмә мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре узды

Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре гөрләп-шаулап узып та китте. Аны барлык мәктәпләрдә дә укучылар күңелендә озак сакланырлык итеп оештырырга тырыштылар. Быел Бөгелмә 435 укучыны зур тормыш юлына чыгарып җибәрде. Техниклар йортына тантанага җыелган 7 гимназия укучыларын танырлык та түгел: кызлар берсеннән-берсе матур күл­мәк­ләрдән, чәчләренә купшы прическалар ясатканнар, ә егетләр һәрвакыттагыча җитди костюм-чалбарлардан....

Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре гөрләп-шаулап узып та китте. Аны барлык мәктәпләрдә дә укучылар күңелендә озак сакланырлык итеп оештырырга тырыштылар. Быел Бөгелмә 435 укучыны зур тормыш юлына чыгарып җибәрде. Техниклар йортына тантанага җыелган 7 гимназия укучыларын танырлык та түгел: кызлар берсеннән-берсе матур күл­мәк­ләрдән, чәчләренә купшы прическалар ясатканнар, ә егетләр һәрвакыттагыча җитди костюм-чалбарлардан. Фотога да төшеп кенә торасылары килә үзләренең, чибәр­ләр, йөзләрендә ягымлы елмаю, барысына да карап кына торырлык, яшьлекләренең иң гүзәл мизгелләре. Шатлыкларын уртаклашырга укытучылары, әти-әниләре дә, кай­берләренең дәү әни, дәү әтиләре, туганнары да килгән. Шәһәр мэры Л.Закиров та яшь дуслары арасында.

-Бүгенге истәлекле көнегез белән чын күңелемнән котлыйм, - диде ул чыгарылышларга мө­рә­җәгать итеп. - Әле бер ай элек кенә соңгы кыңгырау яңгыраган иде, аннан соң бердәм дәүләт имтиханнары тапшырдыгыз. Сынауларны уңышлы уздыгыз, котлыйм үзегезне. Үзегез телә­гән уку йортларында белем алып, туган якка кайтыгыз, без сезне көтәбез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: