Бөгелмә авазы

Бөгелмә мөхтәсибәтенең “Тәрбия” балалар төркемендә изге Рамазан аена багышланган кичә узды

Бөгелмә мөхтәсибәтенең "Тәрбия" балалар төркемендә изге Рамазан аена багышланган кичә узды. Чарага Бөгелмә шәһәре имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, үзәк мәчәт имам-хатибы Ринат хәзрәт Галиев, мәчет хезмәткәрләре һәм яшь үсеш төркемендә тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары катнашты. Кичә тәрбияче Зәмирә ханымның чыгышы белән башланып китте. Ул барысын да Рамазан ае белән тәбрик итте. Соңрак...

Бөгелмә мөхтәсибәтенең "Тәрбия" балалар төркемендә изге Рамазан аена багышланган кичә узды.

Чарага Бөгелмә шәһәре имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, үзәк мәчәт имам-хатибы Ринат хәзрәт Галиев, мәчет хезмәткәрләре һәм яшь үсеш төркемендә тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары катнашты.

Кичә тәрбияче Зәмирә ханымның чыгышы белән башланып китте. Ул барысын да Рамазан ае белән тәбрик итте. Соңрак балалар шигырьләр сөйләделәр, сәхнә күренеше күрсәттеләр, Изге Коръәннән сүрәләр укыдылар.

Бәйрәм балаларга бүләкләр тапшыру һәм тәмләп чәй эчү белән тәмамланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: