Бөгелмә авазы

Бөгелмә мэры "Кызыл канәфер" акциясендә катнашты

Безнең районда Бөтенроссия акциясенә старт бирелде.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров 2020 елның 9 июлендә «Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясенә старт бирде һәм аны шәхсән үзе хуплады.

Акция «Буыннар хәтере» хәйрия фонды тарафыннан «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә үткәрелә һәм  дәвалауга, дару препаратларына һәм катлаулы операцияләргә мохтаҗ булган сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга һәм ветераннарга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Шәһәрдә һәм районда «Кызыл канәфер» значокларын тарату белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия хәрәкәтенең Бөгелмә бүлеге шөгыльләнәчәк, шулай ук аларны кибетләрендә сатып алырга мөмкин булачак.

Наталья КУЛАГИНА, җитәкче Иреклеләр үсеше координация үзәге Бөгелмә муниципаль районы

Автор фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: