Бөгелмә авазы

Бөгелмә хакимият бинасында теләкләрне дәүләт хезмәткәрләре башкарачак чыршы урнаштырдылар

Бүген Бөгелмә муниципаль районы башлыгы җитәкчелегендә узучы «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә, "ДоброДом" волонтерлар хәрәкәте белән берлектә уздырылучы, Яңа елга багышланган хәйрия акциясенә старт бирелде.

Киңәшмәдә катнашучыларга яшь бөгелмәлеләрнең теләкләрен тормышка ашырырга тәкъдим иттеләр: утырышлар залында үз хыяллары турында язулар язылган уенчыклар эленгән чыршы урнаштырдылар.

Иреклеләр бу Яңа ел акциясен "Теләкләр чыршысы" дип атадылар. Аның төп бурычы - авыр тормыш хәлендә калган балалар, инвалид балалар һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның теләкләрен үтәү.

Бөгелмә мэриясе хезмәткәрләре, учреждение һәм ведомстволар балалар хыяллары язылган открыткаларны алдылар. Яңа ел алдыннан тылсымчылар адресатларга бүләкләр тапшырачак.

Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: