Бөгелмә авазы

Бөгелмә мәдәният оешмаларына – грантлар

2019 елда муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы хөкүмәте грантларын алуга Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган республика конкурсына йомгак ясалды.

Бөгелмә мәдәният учреждениеләре төрле номинацияләрдә 12 проект тәкъдим иттеләр, шуларның өчесе бәйгенең җиңүчеләре дип табылды һәм грантка лаек булды.  

“Мәдәни-ял итү эшчәнлеге” номинациясендә – “Үзәкләштерелгән район клублар системасы” муниципаль бюджет учреждениесе, ТАССРның 100 еллыгына багышланган өч еллык марафон кысаларында, “Минем туган илем – Татарстан” проекты өчен 200 000 сум күләмендә грант отты (авторы: И. П. Ибәтуллина);  

“Сайт: “100 тарих проекты” номинациясендә 200 000 сум күләмендә грантка  Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Минем гаиләм, шәһәрем язмышында – сугыш” дип исемләнгән проект белән Техника йорты лаек булды (проект авторлары: Д. Н. Барсукова, А. Ә. Гаврилова, Э. П. Кузнецова).  

“Китапханә эше” номинациясендә “Җирлекара үзәк китапханә”нең  “Тарих көзгесендә – кече Ватан” проекты  150 000 сум күләмендә грант отты  (проект авторлары: И. Н. Төхвәтуллина, Н. Д. Ефимова). 

 Олеся ИШМЕЕВА 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: