Бөгелмә авазы

Бөгелмә иҗтимагый киңлекләре: этаплап үсеш

Бөгелмә ел саен иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерә, шуңа күрә шәһәр мохите сыйфаты индексының күрсәткече югары – Татарстан Республикасы шәһәрләре арасында 6нчы урында.

Шәһәрнең рекреацион каркасын үстерү стратегиясе эшләнде, аның кысаларында ел саен иҗтимагый киңлекләрне этаплап үстерү гамәлгә ашырыла.

2015 елда, “Татарстан Республикасы парклары һәм скверлары” программасы кысаларында, Кызыл Армия урамында “Мәдәният һәм ял паркы” төзекләндерелде. Бүген бу – кеше бик яратып һәм иң күп йөри торган паркларның берсе, анда һәркем үзе өчен мавыктыргыч шөгыль таба. Мондый локаль иҗтимагый объектларга керү мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк, шул нияттән бүген “Могҗизалар кыры” микрорайоныннан паркка кадәр велосипедчылар юлы һәм җәяүлеләр сукмагы ясала.

Петр Ненастин исемендәге скверда реконструкция проекты 2018 елда гамәлгә ашырылган. Проектның төп идеясе – юкка чыккан функцияләрне торгызу һәм сквер территориясендә тыныч ял зонасы булдыру иде. Төзекләндерүнең концепциясе шәһәр халкы белән бергәләп эшләнгән, шуңа да алар төзекләндерелгән бу объектка югары бәя бирә.

В. Ленин мәйданы, Соколка тавы һәм үзәк сулык территориясе шәһәр үзәген торгызу концепциясе нигезендә үзгәртелә. Үзенчәлек шунда – формаль булмаган шәһәр үзәген формалаштыру үзәк сулык, мәйдан һәм Соколка тавы территорияләрен бербөтен маршрут итеп бәйләүдә.

2016 елдан үзәк сулыкны төзекләндерүнең беренче һәм икенче чираты башкарылды, аның кысаларында Я. Гашек урамы кебек җанлы урамнар концепциясе сыналды, җәяүлеләр, велосипед юллары булдырылды.

2018 елда Бөгелмә кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенроссия конкурсында “Шәһәр үзәген активлаштыру” проекты белән җиңүче булды. Проект кысаларында үзәк мәйдан һәм Соколка тавы территориясе каралды.

Беренче чиратта түбәндәге эшләр башкарылды: Соколка тавында җәяүлеләр өчен юллар, ял итү зоналары, пикник өчен беседкалар һәм мангаллар белән мәйданчыклар, кече архитектура формалы балалар мәйданчыклары, күзәтү террассалары һәм шәһәргә төп панорамалы мәйданчык булган амфитеатр булдырылды. Шулай ук керү юллары, парковка, җәмәгать бәдрәфе һәм баскыч – болар барысы да үзәк мәйдан белән бәйле.

Скверның үзендә үк балалар мәйданчыклары, коры фонтан, ял итү зоналары, җәмәгать бәдрәфе, төрле тутыру өчен павильоннар, территорияләрне яктырту һәм яшелләндерү каралган.

Икенче чират кысаларында үзәк мәйдан буенча эшләр дәвам итә, түбәндәге эшләр башкарыла: балалар памп трекы, скверда лекторий, җәяүлеләр юлларын төзекләндерү, Ленин урамында ярминкә мәйданын формалаштыру.

2020 елда Бөгелмә яңадан кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенроссия конкурсында катнаша. Йомгак сентябрьдә ясалачак. Ә 4 августта 18.00 сәгатьтә Яшьләр сарае территориясендә проект буенча иҗтимагый фикер алышулар узды.

Проектның идеясе – шәһәрнең креатив иҗтимагый үзәген һәм “Шәһәр үзәген торгызу” концепциясенең йомгаклау этабын формалаштыру. Шәһәр хәрәкәтенең барлык төрләрен исәпкә алып, бөтен территория буенча актив зона булдыру күздә тотыла. Экстрим парк элементлары территорияне яңа функцияләр белән тулыландырачак һәм яшьләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерәчәк.

Төп моментларның берсе – “Җанлы урамнар концепциясен куллану. Минималь автомобиль трафигы булган урамнар җәяүлеләр өчен трансформацияләнә. Проектлана торган территориядә үзәк сулыкның тулы рекреацион киңлеген формалаштыру өчен шундый стратегияне куллану планлаштырыла.

Универмаг янындагы сквердагы фонтаннарны реконструкцияләү каралган, аларны яңарту, үзгәртү күздә тотыла. Проект карарлары төрле яшьтәге һәм категорияләрдәге гражданнар төркемнәре өчен территориянең уңайлы булуын тәэмин итә, шул исәптән, мөмкинлекләре чикләнгән затлар тарафыннан хәрәкәт итү мөмкинлеген дә киңәйтә.

Шәһәрдә үзәкне үзгәртү өчен бөтен нәрсә дә бар – сорау территорияләрне нәтиҗәлерәк файдалануга һәм аны мәдәни-вакыйгаларны программалаштыру аша трансформацияләүгә юнәлтелгән.

Проектлана торган төзекләндерү территориясе янында төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектлары урнашкан. Болар барысы даяңартылган үзәкнең туристик һәм ял итү потенциалы өчен нигез. Инде хәзер үк үзәктә музейлар эшли, сулыкның төзекләндерелгән участогы бар, Ленин мәйданы барлык гомумшәһәр вакыйгаларын, бәйрәмнәрне һәм ярминкәләрне кабул итә. Туристик һәм көндәлек маршрут булдыру – шәһәр халкы тарафыннан үзәктәге үзгәрешләрне кабул итүне үзгәртү ысулы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: