Бөгелмә авазы

Бөгелмә “Ихлас” ансамбле – Казан сәхнәсендә

Без дә Чемпионатта булдык Бөгелмә шәһәре Техника йорты каршында иҗат итүче "Ихлас" халык фольклор ансамбле тәүге тапкыр Бөтендөнья су төре спорт уеннары чемпионаты уңаеннан Татарстан башкаласы Казан шәһәренә чыгыш ясарга махсус чакырылды.

Егерме үзешчән артистны туплаган ансамбль республика күләмендә чыгыш ясарга лаеклы икәнен кабат раслады. Ансамбльнең егерме алты ел буена туплаган репертуарындагы "Шома бас" фольклор композициясен Казан тамашачысы көчле алкышлар белән каршы алды.

Ансамбльга күп еллар тугры артистларыбыз: Сәгыйдә Гыймаева, Алмазия Ханнанова, Рәфис Мунтин, Әлфия Нурмөхәммәтова, Рәсимә Кәлимулина, Гүзәл Мөхәмәтшина, Розалия Корбанова, Резеда Габдрахманова, Илшат Тимкин, Ришат Габдрахманов - коллективның горурлыклары. Искәндәр Корбанов, Маргарита Надеждина, Алмаз Зиязов, Сания Садыйкова, Гөлшат Вәлиева, Илгиз Исәнгалиев Казан сәхнәсендә үзешчән артист буларак беренче адымнарын ясадылар.

XXI гасыр заманында - компьютер, электроника техникалары өстенлек алганда - милли гореф-гадәтләрне, йолаларны яшь буынга җиткерү җиңелләрдән түгел. Татар җанлы, халык моңнарын яратучы һәм аны теләп башкаручы артистлар булганда, ансамбль гөрләп эшли. Чемпионат уңаеннан төзелгән яңа "Фина" паркы мәйданында оештырылган матурлыкны, моңа кадәр зәңгәр экран аша гына күзәтсәк, хәзер инде үз күзләребез белән күреп кайттык.

Техника йорты директоры Любовь Ильинична Хөсәеновага, Казан шәһәрендә профессиональ сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге тудырган өчен, зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Людмила ГАБДРАХМАНОВА,
"Ихлас" халык фольклор ансамбле җитәкчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: