Бөгелмә авазы

Бөгелмә хәрби комиссариатында көзге чакырылыш комиссиясенең икенче утырышы узды

Көзге чакырылыш башланды. Армия сафларына Россия күләмендә 152 мең яңа көч - яшь солдатлар кабул ителәчәк. Бөгелмәдән исә хәрби хезмәткә 100 дән артык егет җибәреләчәк, дип белдерде Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Бөгелмә муниципаль районы бүлеге начальнигы Рафаэль Миңнетдинов. Кичә Бөгелмә хәрби комиссариатында көзге чакырылыш комиссиясенең икенче утырышы узды. Егетләр, районның...

Көзге чакырылыш башланды. Армия сафларына Россия күләмендә 152 мең яңа көч - яшь солдатлар кабул ителәчәк. Бөгелмәдән исә хәрби хезмәткә 100 дән артык егет җибәреләчәк, дип белдерде Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Бөгелмә муниципаль районы бүлеге начальнигы Рафаэль Миңнетдинов.

Кичә Бөгелмә хәрби комиссариатында көзге чакырылыш комиссиясенең икенче утырышы узды. Егетләр, районның баш военкомы алдында рапорт тотып, үзләренең хәрби хезмәткә мөнәсәбәтен, кайсы частька эләгүләренә карата теләкләрен белдерде. Никита Гвоздиковның, мәсәлән, хәрби-космик гаскәрләрендә мундир киеп йөрисе килә (рәсемдә) һәм, әлбәттә, комиссия әгъзалары аның сүзен искә алачак.

- Мине һәрвакыт иксез-чиксез галәм кызыксындырды. Шуңа күрә дә нәкъ шушы юнәлештә хезмәт итәсем килә, - ди өмет тулы яшь егет. - Галәмне өйрәнәсем, үземне шул галәмдә бер файдалы кеше итеп тоясым килә.

Никитаның йөргән кызы да бар икән. "Хезмәт итеп кайтканыңны көтеп торачакмын", - дип сүз биргән ул. Вәгъдәсендә тора алырмы, анысын вакыт күрсәтер, ләкин Ватан алдындагы "Мин хәрби хезмәткә әзер" дигән сүзләрне исбатларга тиеш Никита. Шуңа күрә дә ул, повестка көтеп тормыйча, армиягә китәргә үзе теләк белдергән.

20ләп егет, һәр елдагыча, Бөгелмә шәһәренең шефлык хәрби частенә - Свердловск өлкәсе Лесной шәһәренә озатылыр дип көтелә. Бер егет Президент полкында хезмәт итәргә яраклы дип табылган. Тагын бер яшь бөгелмәле Хөкүмәт элемтәсе белгечләре әзерләүгә җибәреләчәк.

14 октябрьдә исә Бөгелмәдә әти-әниләр катнашында Призывник көне бәйрәм ителәчәк. Бик тиздән чып-чын солдат боткасы татып карыячак егетләр Кадет мәктәбенең актлар залына җыелачак. Ә 18 октябрьдә көзге чакырылышның беренче озатуы булачак. Солдатта булган дип әйтерлек итеп хезмәт итсеннәр, исән-сау әйләнеп кайтсыннар егетләребез.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: