Бөгелмә халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып...

10 февраль көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов бөгелмәләр белән очрашты. Депутатның кабул итү көненә 7 кеше язылган иде. Халык бирегә үзен борчыган сораулары белән килгән. Кемдер электр энергиясенә ОДН язулары белән канәгать түгел, кемдер пенсиясе өчен кайгыра, кемдер таушалган торак мәсьәләсен күтәрә. Шамил Әфсәндияров исә депутатка йортлардагы...
10 февраль көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов бөгелмәләр белән очрашты.
Депутатның кабул итү көненә 7 кеше язылган иде. Халык бирегә үзен борчыган сораулары белән килгән. Кемдер электр энергиясенә ОДН язулары белән канәгать түгел, кемдер пенсиясе өчен кайгыра, кемдер таушалган торак мәсьәләсен күтәрә. Шамил Әфсәндияров исә депутатка йортлардагы тынычлык турында закон кабул итү турындагы соравы белән мөрәҗәгать итте. "Күпкатлы йортта яшибез -- Давыдов урамындагы 11нче йортта. Йортыбызның стеналары бик юка, күрше фатирдагы тавыш безгә ап-ачык ишетелә. Йоклап (мин иртә йокларга ятам), ял итеп булмый. Берәр закон кабул итсәләр, бу мәсьәлә буенча булган сорауларны суд аша чишеп булыр иде", -- ди ул. Югары Бистә районында яшәүче Фаик Миңнегалиев бөгелмәләрне еллар буе борчыган проблема белән килгән. Ул Югары Бистәгә тимер юл аша чыга торган җирдә күпер булдыру мәсьәләсенең кайчан чишелә башлавы турында кайгырта. "Җәй көннәрендә тимерюл аша чыгу җиңелрәк әле, ә менә кыш көне автомобильчеләр генә түгел, җәяүлеләр дә иза чигә. Юл кырыен кар көртләре каплагач, мәктәпкә баручы балалар машина юлыннан йөрергә мәҗбүр", -- ди ул.
Халык депутаты һәр сорауны җентекләп тыңлады, аларны чишәргә сүз бирде. Бөгелмәләрнең сораулары ачыклык кертү өчен депутат исеменнән төрле инстанцияләргә юл алачак. Бер ай дәвамында халык сорауларына җавап бирергә тиешләр. Бөгелмәләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов белән кабат март аенда очраша алачак.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 13:16Бөгелмә районында «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасы гамәлгә ашырыла Яшь гаиләләргә торак мәсьәләсендә ярдәм итү Бөгелмә муниципаль районында дәүләт яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Ул ике ысул белән гамәлгә ашырыла – түләүсез субсидия һәм процентсыз кичектереп түләү.600
-
18 гыйнвар 2021 - 11:36Бөгелмәдә 2 яңа COVID-19 очрагы терккәлгән Татарстанда COVID-19 белән тагын 95 кеше авырган.5100
-
18 гыйнвар 2021 - 10:58Әлмәттә пычрак кар чүплеген анализлау нәтиҗәләре атна дәвамында билгеле булачак Карда пычраткыч матдәләр табылса, гаепле кешегә 300 мең сумга кадәр штраф яный ала.2500
-
18 гыйнвар 2021 - 10:0618 гыйнварда Россиядә коронавирустан күмәк вакцинация башлана РФ Президенты Владимир Путин коронавирус белән көрәшне активлаштырырга кушты.3300
-
18 гыйнвар 2021 - 09:27Подгорный авыл китапханәсендә «Лавиналар. Лавиналар куркынычы чорында тауларда үз-үзеңне имин тоту» дип исемләнгән акция уздырдылар Бөгелмә районы яшьләренә лавина вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр.4400
-
18 гыйнвар 2021 - 10:05“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
13 гыйнвар 2021 - 09:35Бөгелмә муниципаль район башлыгы прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
-
18 гыйнвар 2021 - 11:09“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде (ВИДЕО)Предприятиедә тәүлек буе эшли торган диспетчерлык хезмәте эшли. Сораулар, искәрмәләр һәм тәкъдимнәр 7-03-04 телефоны буенча кабул ителә.4800
-
16 гыйнвар 2021 - 15:14БСТК студентлары 12 компетенциядә WorldSkills Russia призерлары булдылар Бөгелмә төзелеш-техник көллиятендә 2020 елда «Яшь профессионаллар» төбәк һәм милли чемпионатында катнашуга йомгак ясадылар.24000
-
17 гыйнвар 2021 - 13:27Рамил Габитов: “Минем өчен хыял – ул максат!” Рамил Габитов – тумышы белән Лениногорск районыннан. Урта белемне Тимәш авылы мәктәбендә ала һәм Казан милли тикшеренү техник университетында менеджерлыкка укый. Әлеге вакытта Бөгелмәдә Яшьләр сараенда, шулай ук Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда эшли. Өйләнергә җыена.13300
-
16 гыйнвар 2021 - 19:42Татарстанда коронавирустан күмәк вакцинация башлана Рөстәм Миңнеханов республикада прививка ясау пунктларын арттырырга һәм сәнәгать предприятиеләрендә бу мәсьәлә буенча эшләрне активлаштырырга йөкләде.12800
-
16 гыйнвар 2021 - 11:04Татарстанда башлангыч сыйныфлар өчен яңа татар теле дәреслекләре эшли Әзер дәреслекләр полилингваль мәктәпләр һәм мәгариф оешмалары базасында - Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты партнерларында тестлар уза инде.11800
-
16 гыйнвар 2021 - 09:41Үгез кемгә нәрсә вәгъдә итә 2021 ел – Җир үгезе елы. Ул җир кебек уңдырышлы һәм хезмәт елы булырга тиеш. Чөнки үҗәт үгезгә җирдә казыну, эшчәнлек хас.10800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика