Бөгелмә авазы

Бөгелмә халкы таләп иткәч...

"Сельхозтехника" урамында яшәүчеләр замана белән бергә атлый. Алдагы көнне алар Бөгелмә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закировка интрернет аша мөрәҗәгать белән чыккан. Һәм менә Линар Закиров алар ишегалдына килеп тә җитте. Биредәгеләр үз ишегалдында асфальт, балалар мәйданчыгы булмаудан зарлана. - 35 ел шушында яшибез. Әлеге ишегалдында балалар мәйданчыгы юк....

"Сельхозтехника" урамында яшәүчеләр замана белән бергә атлый. Алдагы көнне алар Бөгелмә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закировка интрернет аша мөрәҗәгать белән чыккан. Һәм менә Линар Закиров алар ишегалдына килеп тә җитте. Биредәгеләр үз ишегалдында асфальт, балалар мәйданчыгы булмаудан зарлана.

- 35 ел шушында яшибез. Әлеге ишегалдында балалар мәйданчыгы юк. Безнең балаларга уйнар урын булмады, хәзер инде оныкларны ишегалдына алып чыга алмыйча үстерәбез. Анда хәтта асфальт та юк бит. Эскәмияләр турында әйтеп тә торасы түгел. Шәһәр мэры буларак, берәр чарасын күрсәгез, яхшы булыр иде Линар Рөстәмович,- ди Татьяна Толстова.

- Әлбәттә, шуның өчен дә сезнең ишегалдына үзем күз салыйм дип килдем, - ди Линар Закиров. Биредәге хәлләр белән танышкач, халык белән аралашкач ул:

- Эскәмияләрне куюны торак-комуналь хуҗалыгына яки идарәче компаниягә йөкләрбез. Ә асфальтны сезнең йортлар янында төзелеп килүче яңа йортны эксплуатациягә тапшыргач җәярбез. Балалар мәйданчыгы да ясалыр. Без аны зур итеп, яңа йорт янында урнаштырырга планлаштырдык. Ишегалларыгыз ямьләнер, кайгырмагыз, - дип сүз бирде шәһәр мэры.

"Сельхозтехника" урамындагы яңа төзелеп килүче йорт быел файдалануга тапшырылачак. Йорт инде төзелеп беткән диярлек. Анда эчке эшләр бара.

- Электр челтәрен урнаштырабыз, стеналарны ясап бетердек, инженерлык коммуникацияләрен кертәбез. Фасад эшенең 80 проценты инде башкарылды, - ди "Стройсервис" җәмгыяте директоры Анатолий Красильников.

Моннан тыш шәһәр мэры Ленин урамында барган яңа спорт залы төзелеше белән дә танышты. Аны "Фортекс" җәмгыяте торгыза. Төзелеш август азагына тәмамланырга тиеш. Биредә шулай ук бина эчендәге эшләр белән шөгыльләнәләр.

Ә менә "Юность" спорт комплексы инде ачылыш алдында. Биредә штукатурлау, идәннәрне җәю эшләре бара. Планнан тайпылыш юк.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: