Бөгелмә авазы

Бөгелмә горурлыгы Николай Капитонов белән әңгәмә

Авыр атлетика буенча Россиянең атказанган тренеры Николай Капитоновны һәр бөгелмәле белә. Аны халыкта "тимер кеше" дип тә йөртәләр. Һәм юкка түгел. Тимердәй бөгелмәс холыклы тренер - республикада хатын-кызлар авыр атлетикасына юл ярган кеше. Аның тәрбиясендә күтәрелгән чемпионнар Светлана Шимкова, Яна Мохина исемнәре генә дә ни тора! Танылган тренер белән без...

Авыр атлетика буенча Россиянең атказанган тренеры Николай Капитоновны һәр бөгелмәле белә. Аны халыкта "тимер кеше" дип тә йөртәләр. Һәм юкка түгел. Тимердәй бөгелмәс холыклы тренер - республикада хатын-кызлар авыр атлетикасына юл ярган кеше. Аның тәрбиясендә күтәрелгән чемпионнар Светлана Шимкова, Яна Мохина исемнәре генә дә ни тора! Танылган тренер белән без дә, күрешеп, әңгәмә кордык. Моңа төрле сәбәпләр дә бар. Нәкъ быел якташыбыз Николай Колесниковның авыр атлетика буенча Олимпия чемпионы булуына 40 ел тулды. Бөгелмәдәге авыр атлетика спорт мәктәбе ачылуга шулай ук - 40. Николай Капитоновның авыр атлетика буенча СССР спорт мастеры исемен алуына да 40 ел тулган.

- Николай Васильевич, халыкта 40 санын хикмәтле сан буларак кабул итәләр. Бала тугач, 40 көн билгеләнә, кеше вафат булгач та, аның кырыгын үткәрәләр, 40 яшьне билгеләп үтәргә, бәйрәм итәргә ярамый дип тә әйтәләр. Ә сез бу санга ничегрәк карыйсыз?

- Чынын әйтәм, мин ул хәтле нәзберек, вакчыл кеше түгел. Мәсәлән, менә шушы 40 еллык даталарны гына алыйк. Мин аларны юбилей дип кабул итәм. 40 елны үлчәүгә салып куясың да, тормыш юлыңа бәя бирәсең икән ул. Бу даталар турында якыннарыма әйткәч, алар: "Николай, тукта инде, спорт белән бар тормышың узып бара, үзең өчен дә яшәргә кирәк әзрәк. Моның өчен вакытың калмый бит", - диләр. Ә менә мин киресенчә уйлыйм, чөнки тормышымны яраткан шөгылемнән башка күз алдына китерә алмыйм.

- Спорт сезнең тормышыгыз икән, әйдәгез әле, узганнарга күз салыйк. Шушы 40 еллык гомер эчендә иң истә калган вакыйгалар да булгандыр бит.

- Әлбәттә. Халыкта: "Аю беләгенә ышаныр, кеше йөрәгенә ышаныр", - диләр. Мин дә авыр атлетикага йөрәк кушуым буенча килдем. Баштагы чорда бу, әлбәттә, яшьлек кызыксынуы иде. Мин Наратлы мәктәбен тәмамлагач, Бөгелмәнең 12 нче училищесына электромонтер һөнәренә укырга кердем. Параллель рәвештә көрәш белән шөгыльләнә идем. Авылдашым Николай Колесников ул вакытта авыр атлетика белән кызыксына башлады. Шулай икебез Техника йортында эшләп килгән спорт түгәрәкләренә йөри башладык. Беренче катта авыр атлетика буенча спортчылар шөгыльләнә, ә икенче катта -- көрәшчеләр. Беренче каттан узганда, герләр, штанга күтәрмичә узмый идем. Шунда миңа тренер Ефрат Тимерҗанов: "Егет, син авыр атлетика белән шөгыльләнә алачаксың, бар яклап та бу спорт төренә якынсың, тән төзелешең дә килешкән, көчең дә бар", - диде. Шулай итеп, Николай Колесников белән бергә штанга күтәрә башладык. Бу 1970 еллар иде. Мин бүгенге көндә дә тренерым, Ефрат Тимерҗановка зур рәхмәтлемен. Нәкъ ул миндә көчле характер, тормышка булган карашларны тәрбияләде. Ул -- минем тормыш укытучым.

- Хәзер сез үзегез - күпләр өчен укытучы, зур остаз. Тәрбияләгән шәкерт-спортчыларыгыз нинди үрләргә күтәрелде?

- Әйе шул. Укытучы булуы да җиңел эш түгел. Миндә шөгыльләнгән 5 спортчы Халыкара спорт мастеры исемен алды, 16сы Советлар Союзы спорт мастеры, ә 19ы Россия спорт мастеры исемнәрен йөртә. "Горурланасызмы?" - дип сорасагыз, "Горурланам", - дип җавап бирәчәкмен. Алар "Динамо" спорт залына барысы да балалар булып килделәр. Һәм менә, вакыт узгач, без алар белән дөрес юлдан барганбыз дип әйтә алам. Авыр атлетикада яулаган югарылык ул, чыннан да, көчле нәтиҗәләр бирә. Мин авыр атлетика белән шөгыльләнә алучыларны, үз тренерым Ефрат Тимерҗанов кебек, бер күземне төшерү белән аерып ала алам. Бу инде интуициягә әйләнде. Света Шимкова, Яна Мохина, Игорь Петров, Андрей Деманов, Максим Брюхачевларны гына алыйк. Алар - минем иҗат җимешләрем, минем эшемне дәвам итүчеләр, тау кадәр көче булган тәвәккәл кешеләр.

- Көчле ир-егет артында һәрвакыт көчле хатын-кыз тора диләр бит. Ә сезнең шундый таянычыгыз бармы?

- Халык әйтсә, хак әйтә инде. Ир-егеткә таяныч һәрвакыт кирәк. Минем таянычым булып тормыш иптәшем Надежда Юрьевна тора. Ул миңа һәрдаим ярдәм итә, кирәк икән, төпле киңәшен бирә, ачулы чакта тынычландыра ала, тылсымлы сүзләре белән юата, көч бирә белә. Минем гомерем күбрәк юлда уза. Спортчылар белән шәһәрдән шәһәргә төрле ярышларга йөреп торабыз. Хатынны көйләргә минем вакытым да калмый. Шуңа карамастан, Надежда Юрьевна мине ихтирам итә, хөрмәтли. Эш минем өчен беренче урында торса, ул - почетлы икенче урында. Бик яратам үзен.

- 40 ел гомергә нәтиҗә ясап, алга таба планнар да корасыздыр? Бүгенге көндә ниләр белән яшисез?

- О-о-о, бу минем өчен иң кызыклы тема. Планнар зурдан. Кайсыларыдыр инде күптән хыялда йөри. Быел шәһәребез 235 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шул датага багышлап, мин Наратлы авылына юнәлдерелгән "Биредә Олимпия чемпионы Николай Колесников туган" дигән юл күрсәткече урнаштыру турында уйлап йөрим. Шәһәр хакимиятендә рөхсәт бирделәр инде, бәлки быел бу хыял тормышка ашар. Ә төплерәк темаларга килгәндә, алар шактый. Мин шәһәрдә Спорт сарае булдыру, авыр атлетика буенча спорт мәктәбе ачу, "Динамо" спорт комплексын һәм аның территориясен төзекләндерү турында планнар корам. Шул максатларыма ирешсәм, көчтән килгәнен эшли алсам, киләчәк буыннарга спорт юлына яңа ишек ачачакмын дип уйлыйм. Авыр атлетика белән шөгыльләнү елдан-ел популярлаша бара, шуңа да аның өчен төпле җирлек кирәк. Әлеге спорт төренең киләчәге зур. Бөгелмә Олимпия чемпионнарын үстерә бит, Александр Красныхны гына алыйк, беренче Олимпия чемпионы исемен яулаган Николай Колесниковтан соң, нәкъ 40 ел узуга, ул кабат Олимпия уеннарында Бөгелмә исемен яңгыратты. Молодец! Аның киләчәге зур. Хыяллар, кайчан да булса, тормышка аша инде ул. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров быел республикада Авыр атлетика президенты итеп сайланды. Бу - безнең өчен зур плюс. Ел азагына кадәр мин авыр атлетика буенча күптөрле турнирлар уздырырга җыенам. Алар барысы да 40 еллык юбилей даталары белән бәйле булачак.

- Кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт. Ниятләрегез чынга ашсын. Уңышлар Сезгә!

Әңгәмәдәш - Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

(Фотолар- гаилә альбомыннан).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: