Бөгелмә авазы

Бөгелмә егетләре хәрби ант кабул иттеләр

Свердловск өлкәсенең Лесной шәһәрендә, Бөгелмәне шефлыкка алынган частьта, агымдагы елның көзендә хәрби хезмәткә киткән солдатлар тантаналы шартларда хәрби ант кабул иттеләр. Биредә 23 бөгелмәле хезмәт итә. Тантаналы чарага Бөгелмә муниципаль районы хакимият вәкилләреннән һәм солдатларның ата-аналарыннан торган делегация барды. Алар белән Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илдар Тахиятуллин...

Свердловск өлкәсенең Лесной шәһәрендә, Бөгелмәне шефлыкка алынган частьта, агымдагы елның көзендә хәрби хезмәткә киткән солдатлар тантаналы шартларда хәрби ант кабул иттеләр. Биредә 23 бөгелмәле хезмәт итә.

Тантаналы чарага Бөгелмә муниципаль районы хакимият вәкилләреннән һәм солдатларның ата-аналарыннан торган делегация барды. Алар белән Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илдар Тахиятуллин җитәкчелек итте.

Ул Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров исеменнән яшь Ватан сакчыларына бүләкләр тапшырды һәм егетләргә сәламәтлек, якыннарының, туганнарының, якташларының өметләрен аклап, хәрби һөнәрләрендә уңышларга ирешүләрен теләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: