Бөгелмә авазы

Бөгелмә егете галәмгә очарга әзерләнә

Россия Герое һәм шәһәребезнең Мактаулы гражданины кораб командиры сыйфатында халыкара космик станциягә юл тотачак.

Роскосмос мәгълүматларына караганда, Союз МС-17 пилотлаштырылган корабле булган Союз-2.1 а  ракетасын галәмгә очыру 2020 елның октябренә билгеләнгән, очыш Байконур космодромының 31нче мәйданыннан планлаштырыла. Союз МС-17 корабле экипажы составына Бөгелмәдә туып-үскән космонавтлар Сергей Рыжиков һәм тагын ике кеше – Сергей Кудь-Сверчков белән NASA астронавты Кэтлин Рубинс кертелгән.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елда Сергей Рыжиков халыкара космик станциядә озак вакытлы экспедициядә булган иде инде. Ул галәмдә 173 тәүлектән артык булып, Җиргә 2017 елда кайтты.

2018 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән озын космик очышны гамәлгә ашырганда күрсәткән батырлыгы өчен Сергей Рыжиков Россия Герое исеменә лаек булды.

Оксана Гайсина фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: