Бөгелмә авазы

Бөгелмә депутаты: Әйткән сүзе аткан ук кебек

Бүген сүзебез ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты ("Единая Россия" партиясеннән), Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанс комитеты әгъзасы, Бөгелмәнең 32 нче номерлы бер мандатлы сайлау участогыннан депутат итеп сайланган Рифнур Сөләйманов турында барачак. "Ник бу депутат турында?" - диючеләргә аңлатып та китәбез. Рифнур Хәйдәр улы Бөгелмәдә 2014 елдан бирле...

Бүген сүзебез ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты ("Единая Россия" партиясеннән), Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанс комитеты әгъзасы, Бөгелмәнең 32 нче номерлы бер мандатлы сайлау участогыннан депутат итеп сайланган Рифнур Сөләйманов турында барачак. "Ник бу депутат турында?" - диючеләргә аңлатып та китәбез. Рифнур Хәйдәр улы Бөгелмәдә 2014 елдан бирле депутатлык вазифасын алып бара һәм шушы дәвер эчендә халыкның ышанычын тулысынча аклап өлгерде. Моны редакциягә килгән рәхмәт хатлары да, телефоннан шылтыратып рәхмәт белдерүче газета укучыларыбыз да һәрдаим дәлилләп тора. Мин үзем дә әлеге рәхмәтләргә зур теләк белән кушылам. Бу турыда -- алдарак.

Башта кыскача гына Рифнур Сөләйманов белән әбунәчеләребезне таныштырып үтәм. Ул - депутат кына түгел, ә республикабызда танылган җитәкче дә. Рифнур Хәйдәр улы башта - Казан шәһәре хакимиятендә икътисадчы, аннан соң ТР финанс министры урынбасары булып эшли. Тырыш хезмәте өчен ул "Финанс эше отличнигы" күкрәк тамгасы белән бүләкләнә, ТР Президенты һәм Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларына лаек була.

Бу казанышлары турында Рифнур әфәнде сөйләргә яратмый. Дөресрәге (аның белән турыдан-туры аралашырга туры килсә дә), бөтенләй телгә алмый. Бу мәгълүматларны мин төрле чыганаклардан үзем җыйдым. Шушы күркәм сыйфаты - тыйнаклыгы белән ул башкалардан аерылып тора да инде. Хәтта аның турында мәкалә язуымны белгәч тә, ул: "Артык мактамасыннар", - дигән. Аңлыйм, ләкин мактамый да булдыра алмыйм. Чөнки бу - халык таләбе һәм соравы.

Рифнур Сөләйманов ике ел депутатлык эшендә, халык теле белән әйтсәк, "танылган депут"ка әйләнде. Шушы дәвер эчендә ул шәхси сораулар буенча 118 кешене кабул иткән, 56 хатка җавап биргән. Аларның барысы да диярлек уңай чишелеш тапкан.

- Депутат булуны үз өстемәдәге зур җаваплылык дип аңлыйм мин. Бит безнең артта меңләгән халык, - ди үзе Рифнур Сөйләманов.

Халыктан булган мөрәҗәгатьләрнең күбесе ОДН, торак-комуналь хуҗалыгы мәсьәләләренә кагыла.

- Бу сораулар бөгелмәлеләрнең үзәгенә үткән (хәзер әлеге сораулар, Рифнур Сөләйманов ярдәмендә, аның тырышлыгы һәм күләмле эш алып бару нәтиҗәсендә, кимеде инде). Берара олысы да, кечесе дә безгә ОДН сорауларын чишүне таләп итеп килде. Араларында көчкә йөри торган әби-бабайлар да бар иде. Пенсиясенә генә көн күргән өлкәннәрне аңлап була. "Апа, гозерегезне үтәргә тырышырбыз", - дип озатып кала идек. Ә Рифнур Сөләйманов түләү квитанцияләрен ябу өчен кайчак акчаны үз кесәсеннән чыгарып бирә иде, - ди Бөгелмә "Энергосбыт" филиалы директоры Альберт Касыймов.

Адреслы ярдәм, кешене ишетә белү - болар әлеге депутатның кешелеклелек сыйфатлары. Проблемаларны чишү белән беррәттән, Рифнур Хәйдәр улы матди ярдәмне конкрет кешеләргә дә юллый икән. Алар арасында инвалидлар, ятим балалар, гомумән, авыр тормыш хәлендә калган мохтаҗлар да бар. Депутат ярдәме белән бөгелмәлеләр күзләрен дәвалаткан, инвалид балаларга дару алганнар, алар яши торган йорт яннарына асфалт салганнар, яшәү уңайлыкларын яхшыртканнар.

- Тәрәзәләрем таушалып беткән иде. Фатирда суык булды. Ярдәм итәргә балаларым юк, шуңа депутатка мөрәҗәгать иттем инде. Рәхмәт аңа. Эшеннән куанып, бәхетле яшәсен, -- ди икенче группа инвалид Наталья Малючкова.

Моннан тыш, ул үзәк хастаханәдә ветераннар өчен палаталар ремонтлауга да үз өлешен керткән. Рифнур Сөйләйманов бирегә телевизор, микродулкынлы мич һәм җиһазлар алып килгән. "Ялкын" приютына да телевизор бүләк иткән һәм ел саен биредә тәрбияләнүчеләргә Яңа ел бүләге дә китерә ул.

Киң күңеллелек, ярдәмчеллек эше Рифнур Сөләймановның канындадыр. Аның зур ярдәме безнең редакциягә дә килеп җитте. Фотоаппаратыбыз ватылгач, аптырап, аңа мөрәҗәгать иткән идем.

- Ярар, Айгөл, ярдәм итәргә тырышырбыз, - дип өметләндерде ул. Бер атна дигәндә, фотоаппаратлы да булдык. Менә шулай, әйткән сүз - аткан ук кебек, чын ир-егетләр сүзе чын эшләр белән тикшерелә ул. Ә депутатның бу изге, игелекле гамәлләре чиктән ашкан. Халык рәхмәте, халык ихтирамы - моңа ачык дәлил. Рәхмәт Сезгә, Рифнур Хәйдәрович! Һәм бу, аңлагансыздыр, бер журналист сүзе генә түгел...

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: