Бөгелмә авазы

"Бөгелмә авазы" газетасы журналисты -- җиңүче

19 февраль көнне Казанда Татарстан Республикасы хөкемдарларының XI конференциясе узды. Анда 300гә якын делегат сайланган иде. Җыенда ТР Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР Суд департаменты Идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов докладлары тыңланды. Конференция эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты һәм чыгыш ясады. Бу көнне судларның эшчәнлеге, суд органнарына мөнәсәбәт,...

19 февраль көнне Казанда Татарстан Республикасы хөкемдарларының XI конференциясе узды. Анда 300гә якын делегат сайланган иде.

Җыенда ТР Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР Суд департаменты Идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов докладлары тыңланды. Конференция эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты һәм чыгыш ясады.

Бу көнне судларның эшчәнлеге, суд органнарына мөнәсәбәт, кадрлар мәсьәләсе турында җитди сөйләшү булды, IX Бөтенроссия съездына делегатлар сайланды.

Моннан тыш конференциядә лаеклы хөкемдарларны бүләкләүләр тантанасы узды, мактаулы исемнәргә лаек булучылар хөрмәтләнде, "Ел судьясы", "Һөнәре буенча иң яхшы"лар аталды, журналистларның "Фемида-2015" бәйгесенә йомгак ясалды. Соңгысында безнең газета хезмәткәре Әлфинур Шәвәлиева да икенче ел инде рәттән - лауреатлар исемлегендә. Бәйгегә килгән 200дән артык хезмәт арасында аның язмалары мактаулы III урынга лаек дип табылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: