Бөгелмә авазы

“Безнең тату гаилә” бәйгесенең җиңүчеләрен котлыйбыз

"Бөгелмә авазы" газетасы сайты (www.bugulma-tat.ru), "Безнең тату гаилә" дип исемләнгән яңа фотоконкурс оештырган иде. Бәйге дәвамында сездән тату гаиләгез белән төшкән үзенчәлекле фотолар кабул итеп алдык. 16 май көнне бәйгедә катнашучыларга тавыш бирү старт алды. Ул баш биттә, уң як баганада эленгән иде. Бүген тавыш бирү төгәлләнде: җиңүчеләрне җәйге фотосессия...

"Бөгелмә авазы" газетасы сайты (www.bugulma-tat.ru), "Безнең тату гаилә" дип исемләнгән яңа фотоконкурс оештырган иде. Бәйге дәвамында сездән тату гаиләгез белән төшкән үзенчәлекле фотолар кабул итеп алдык. 16 май көнне бәйгедә катнашучыларга тавыш бирү старт алды. Ул баш биттә, уң як баганада эленгән иде. Бүген тавыш бирү төгәлләнде: җиңүчеләрне җәйге фотосессия өчен сертификатлар алу өчен редакциядә көтеп калабыз.

Шулай итеп, җанатарлар биргән тавыш саннары буенча:

1 нче урында - Фаил һәм Резеда Вәлиевлар (467 тавыш).

2 нче урында - Амелия, Резеда һәм Рамил Нусамиевлар (278 тавыш).

3 нче урында - Гүзәл, Айбулат һәм Азамат Собхановлар (162 тавыш).

Тату гаиләләрне җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Аларга фотобәйгенең спонсоры - Бөгелмә һәм күрше шәһәрләрдә танылып өлгергән фотограф Елена Минаҗевадан бик шәп бүләкләр: 1 нче урынга - җәйге фотосессия өчен сертификат, 2 нче урынга - 1 000 сумлык, 3 нче урынга 500 сумлык ташлама сертификатлары тапшырылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: