Бөгелмә авазы

“Безнең тату гаилә” бәйгесенә нәтиҗә ясарга санаулы көннәр калды, активрак булыгыз!

16 май көнне "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) "Безнең тату гаилә" бәйгесендә катнашучыларга тавыш бирү старт алды. Ул баш биттә, уң як баганада эленгән! 1 июнь көнне тавыш бирү төгәлләнә: 2 июнь көнне җиңүчеләрне игълан итәчәкбез. Тавыш бирү нәтиҗәләренә күз салсак, әлеге сәгатькә 458 тавыш белән Фаил һәм Резеда Вәлиевлар...

16 май көнне "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) "Безнең тату гаилә" бәйгесендә катнашучыларга тавыш бирү старт алды. Ул баш биттә, уң як баганада эленгән! 1 июнь көнне тавыш бирү төгәлләнә: 2 июнь көнне җиңүчеләрне игълан итәчәкбез.

Тавыш бирү нәтиҗәләренә күз салсак, әлеге сәгатькә 458 тавыш белән Фаил һәм Резеда Вәлиевлар гаиләсе беренчелектә бара. Амелия, Резеда һәм Рамил Нусамиевлар 276 тавыш белән икенчелектә, Гүзәл, Айбулат һәм Азамат Собхановлар 144 тавыш белән өченчелекне били. Конкурсантлар һәм җанатарлар, активрак булыгыз, тавыш бирүгә санаулы көннәр калып бара.

Исегезгә төшерәбез, иң үзенчәлекле дип табылып, аеруча күп тавыш җыйган фото авторларын спонсорыбыз - Бөгелмә һәм күрше шәһәрләрдә танылып өлгергән фотограф Елена Минаҗевадан җәйге фотосессия өчен сертификат көтә. Икенче һәм өченче урын ияләренә исә, фотосессия узу өчен 1 000 сумлык һәм 500 сумлык ташлама сертификатлары каралган.

Тавышны көн дә бирергә кирәк. Шунсыз җиңүгә ирешеп булмаячак. Дусларыгызны, туганнарыгызны "эшкә җигегез"!

Игътибар! Сайттагы тавышлар белән сайтка керүчеләр санын һәрдаим чагыштырып бара торган махсус программа эшли. Кем дә кем робот "кулы" белән тавыш җыя икән, ул шунда ук тавыш бирүдән төшереп калдырыла һәм андыйларның фотолары сайтның "мактау тактасында" эленеп торачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: