Бөгелмә авазы

Безгә кемнәр кирәк?

Бүген мәктәп, хәтта авыл мәктәпләре дә, иң беренче урынга БДИга әзерлекне куеп, яшь кешегә һөнәри юнәлеш бирүне артка калдыра. Эшләр шулай барса, тагын 10 елдан кем игенче, йөк ташучы, тимерче булыр соң (бүген эшләгәннәрнең күбесе пенсия яшенә җитеп килә)?

Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотосы.

12 октябрьдә Бөгелмә машина төзүчеләр техникумында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов катнашында "түгәрәк өстәл" үтте. Анда сәнәгать предприятиеләре һәм һөнәри белем бирү йортларының җитәк-челәре катнашты.

Уртага салып сөйләшкән проблема шуннан гыйбәрәт: предприятиеләр сораган һөнәрләр белән кешеләр кулындагы һөнәрләр тәңгәл килми. Ни хикмәт - шәһәрдә әллә күпме кеше эш эзли - эш таба алмый (эш сорап чират торучыларның 28 проценты югары белемле юрист, экономист яисә менеджерлар), һәм шул ук вакытта әллә күпме предприятие үзенә чакыра, хезмәт хакы, социаль пакет вәгъдә итә - кеше таба алмый. Менә БЭНЗ. Заводның куәтен берничә тапкыр арттырырлык проектлары бар, тик каян аласың ул кадәр станокчы, токарь, фрезеровщикларны? Менә "Вектор". Киләчәк гасырларда торырлык йортлар сала, намуслы төзүчеләр кирәк тә соң, тик кайда алар?

Техникум быел токарь һәм электромонтер төркемнәре ачылуны игълан итте итүен, тик укырга теләк белдерүче-ләр булмады. Ни өчен?
Моның тамыры мәктәп системасына барып тоташа. Бүгенге мәктәп иң өстенлекле һәм бердәнбер максат итеп БДИны куя. Ә бит безгә икмәк ашаткан, иген иккән намуслы авыл хезмәтчәннәре БДИ тапшырмаган, шулай да гомер буена үз эшен җиренә җиткереп башкарган. Чынлап та, кайбер балалар уку ягына авыр булсалар да, куллары эшкә ята. Заводка оештырган экскурсияләр шундыйларга бигрәк тә зур тәэсир ясый: салкын корыч кисәген үзең алып чарлап карамаганда, йоклаган сәләт ничек уянырга мөмкин? Аграр көллият директоры Фәрит Гатин исә югары сыйныф укучыларын үзләрендә үтә торган КВНнарда күрергә теләр иде. Бу бик дөрес - кайчакта бер тапкыр күрү дә шуңа күңел салу өчен җитә.

Әлеге юнәлештә иҗтиһат итүче белем йортларыбыз бармы соң безнең? Әйе, машина төзүчеләр техникумы, мәсәлән, механика заводына югары әзерлекле кадрлар әзерләүче төп көч булып тора: анда эшләүчеләрнең 200дән артыгы биредә укыган. Былтыр өлкән курс студентлары өч көн укып, өч көн заводта эшләп, станок-лар белән программалы идарәне сәнәгатькә үзләре иңдергәннәр. Техникумны тәмамлаган һәр яшь кеше дип-ломына кушып эшкә чакыру кәгазе ала. Моннан килгән эшче кадрларны "Татнефть" компаниясе гаять югары бәяли - ул быел техникумның фасадын яңартты, 65 урынга исәпләнгән искиткеч матур ашханә ачты, заманча җиһазлады.

Җыеп кына әйткәндә, бүгенге вәзгыять уку йортлары белән предприятиеләрнең бик тыгыз эшләвен таләп итә. Мондый очрашуларны ай саен оештырганда, бу мәсьәләне, һичшиксез, хәл итеп булыр иде.

Рәсемдә: Машина төзүчеләр техникумының өлкән укытучысы Юлия Кириллова булачак технолог-лар Саша Антипова һәм Руслан Бадыйковны робот-манипулятор белән эшләргә өйрәтә. Аның рәсми эш стажы - 55 ел, шуларның 30 елы заводта үткән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: