Бөгелмә авазы

Без спорт белән дус!

Бүгенге Казан хаклы рәвештә Россиянең спорт башкаласына әверелде. Биредә профессиональ спортчылар өчен дә, һәвәскәрләр өчен дә спорт белән шөгыльләнергә менә дигән шартлар тудырылган. Шуңа да республикабызга Россиянең генә түгел, ә дөньякүләм масштаблы зур спорт вакыйгаларын үткәрүне дә ышанып тапшыралар. Моның ачык мисалы - шушы көннәрдә Казаныбызда уза торган спортның су...

Соңгы елларда спортка игътибарның артуы безнең шәһәр-районда да күзгә ташланып тора. Шулай итеп, сәламәт тормыш рәвеше алып бару, "формада булу" замана "модасына" әйләнә башлады. Бигрәк тә - яшьләр арасында. Моңа Республика Президенты программалары кысаларында әледән-әле төзелеп, сафка кертелә барган спорт мәйданчыклары да зур этәргеч бирә.
9 нчы мәктәп янындагы мәйданчык былтыр көз эшли башлады. Шуннан бирле ул беркайчан да буш тормый. Биредә иртәнге сәгать сигездән алып, төнгә ка-дәр балалар тавышы яңгырый. Аеруча җәй көне. Каникуллар башлану белән мәктәп укучылары мәйданчыкта футбол уйный. Араларында күпләре спортчы
исемен йөртә, алар ел әйләнәсендә "Энергетик" стадионында шөгыльләнә, кемдер - футболчы, кемдер - боксчы. Ә буш вакытларында малайлар биредә туп тибә икән. "Иртәдән үк без шушында, 5 нче белән 6 нчы сыйныф укучылары арасында ярышлар уздырабыз. Кайвакыт төшке ашка кайтырга да вакытыбыз юк. Биредә күңелле бит, үзебезнең командабыз бар", - дип сөйли, бер-берсен бүлдереп, Данил Хитеев белән Гадел Шиһапов. "Без су коенырга да йөрибез әле Хәким сулыгына, эссе көннәрдә инде, туп тибеп арыгач... Гомумән, яңгыр да безгә комачау итми. Җәй көне начар һава торышы булмый инде ул. Кыш көне дә без шушында... туп тибәбез", - ди Александр Костюк, шатлыгын яшерә алмыйча.
Бер сүз белән әйткәндә, "СУ-2" районында яшәүче малайларның спорт белән шөгыльләнер урыны бар хәзер. Гомумән, аларның гына түгел. Биредә яшь балалы ата-аналарны да еш күрергә була, бигрәк тә кичкырын.
Мәйданчыкта урнаштырылган өстәл теннисына хәтта чират тезелә икән. Аннан соң нәни бөгелмәләр биредә атынгычта атынырга ярата, мускул үсте-
рергә теләгән егетләр турникта күтәрелә. Ял итүчеләргә: "Спорт мәйданчыгы кирәк идеме соң?" - дигән сорауны бирү инде актуаль түгел, аларның барысы беравыздан: "Әйе, мөһим иде, бик вакытлы төзелде", - дип җаваплый. Өлкән яшьтәгеләр дәүләт программасын тормышка ашыручыларга рәхмәтләрен укый.
Спорт мәйданчыклары Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән, максатчан программа нигезендә, Татарстан шәһәрләрендә һәм район авылларында, шул исәптән Бөгелмәдә дә Универсиада уеннары узганнан соң барлыкка килә башлады. Шул рәвешле, соңгы 3 елда Бөгелмә шәһәре һәм районында 9 яңа спорт мәйданчыгы төзелде. Универсаль спорт мәйданчыклары - балаларыбызга, оныкларыбызга бик зур бүләк. Мәсәлән, 2013 елда ике мәйданчык эшли башласа, 2014 елда тагын дүрт урында - шәһәрнең 11 нче (Орша урамы, 1 "а"); 9 нчы (Кызыл Армия урамы, 39); 18 нче (Орджоникидзе урамы, 2 "а") урта мәктәпләр территориясендә һәм Карабаш бистәсенең 1 нче урта мәктәбе (Мәктәп урамы, 4) янында барлыкка килде алар. Быел да бу эш дәвам иттерелә. Шул рәвешле, дүрт мәйданчык әзерләнә. Болар Кече Бөгелмә авылында һәм шәһәрнең Воровский урамында, 2 нче лицейда һәм Чаңгы базасында урнашкан. Әлеге спорт мәйданчыклары август аенда файдалануга тапшырылырга тиеш. Подрядчы оешмалар шуны планлаштыра. Димәк, спорт белән шөгыльләнүче бөгелмәләр саны да, аларга уңайлыклар да артачак дигән сүз.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: