Бөгелмә авазы

Берсеннән-берсе мөһимрәк

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры И.Касыймов берничә мөһим социаль объект төзелешен шәхсән карап, эшләр барышына үз бәясен бирде.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.

Объектларның беренчесе тиздән ачылачак перинаталь үзәк иде. Биредә төп төзелеш эшләре төгәлләнгән инде. Ягу сезонына да әзер - инженерлык-коммуникация челтәре уздырылган. Хәзер эчке электр җиһазларын монтажлау, плитәләр ябыштыру, сылау-буяу эшләре бара. Бу бинада барлыгы
100 кеше эшли. "Эшне, планда каралганча, декабрь аена төгәлләргә ниятлибез", - ди подрядчы "ПСБ компания-ләр төркеме" җәмгыяте генераль директоры Ш.Булушев.

Реклама

"Яңарыш" тернәкләндерү үзәгенең төп бинага терәп салына торган янкормасының проектында ук проблемалар бар икән. Подрядчы "Суар" җәмгыяте директоры В.Горбачев күп нәрсәне кабат үзгәртеп эшләргә туры килүен, шунлыктан төзелештә тоткарлыклар килеп чыгуын аңлатты. Район башлыгы биредә ике атна эчендә эшләрне төгәлләргә кушты, подрядчылар биремне вакытында башкарып чыгарга ышандырдылар.

Иске Сумароковода авылның төп мәдәни һәм спорт үзәге булачак клуб төзелә. Биредә 27 кеше эшли. Тышкы эшләр инде төгәлләнеп килә. Подрядчы оешма - "Стройсервис" җәмгыяте җитәкчесе А.Красильников объектны 20 ноябрьгә тапшырырга ниятләүләре турында әйтте.

И.Касыймов үзе булган объектларның икесендә эшләр канәгатьләнерлек бара дип бәяләде, ә менә тернәкләндерү үзәгендәге эшләр нәтиҗәле барсын өчен кичектергесез чара күрелергә тиешлеген өстәде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: