Бөгелмә авазы

Беренчел бурычлар билгеләнде

6 февраль көнне "Бөгелмә продкорпорациясе" җәмгыятендә Бөгелмә районы хуҗалыкларының 2013 ел йомгакларына багышланган семинар-киңәшмә булып узды.

Җирле хакимият матбугат хезмәте.

Аның эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов, хуҗалык җитәкче-белгечләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты. Семинар барышында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүче хуҗалыкларның алга таба ничек үсәргә тиешлеге турындагы мәсьәлә тикшерелде, хәл ителәсе көнүзәк проблемалар ачыкланды.

Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Руслан Сәйфетдинов үзенең докладында райондагы хуҗалыкларның 2013 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды, 2014 елга планнар турында бәян итте.

Саннардан күренгәнчә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 76 234 гектар авыл хуҗалыгы җирләре беркетелгән (2012 елда 77 942 гектар булган), шул исәптән сөрүлек җирләр 62 611 гектар тәшкил итә.

2013 елда 14 550 тонна сөт (2012 ел белән чагыштырганда, бу 96 процент), 1 662 тонна ит җитештерелгән. Узган елны 57 987 тонна ашлык җыеп алынды, уңыш гектарыннан 20,6 центнер булган. Кышкы чорда хуҗалыкларда терлекчелек, сөт терлекчелеге тармаклары акча керемнәренең төп чыганагы булып тора. Гомумсекторда бүгенге көндә 5 954 баш мөгезле эре терлек (шуның 2 102се - савым сыерлары), 1 770 баш дуңгыз, 1 331 баш сарык һәм 15 800 кош-корт исәпләнә. 2012 ел белән чагыштырганда, мөгезле эре терлекләрнең баш саны узган елгы дәрәҗәдә калган. "Нуждин" шәхси предприятиесе мөгезле эре терлекләрнең баш санын 471гә җиткереп, узган елгы дәрәҗәдән 100 берәмлеккә (шул исәптән савым сыерлары санын да 30га) арттыруга ирешкән. Ә менә "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалыкта, киресенчә, бу сан 2012 елда 1 205 булса, узган елда 1 010 гына калган.

Билгеле инде, сөт җитештерүдә дә "Нуждин" шәхси предприятиесе - алдынгылар рәтендә. Биредә 2013 елда 687 тонна сөт җитештерелгән, "Рассвет"та - 547 тонна, "Бөгелмә продкорпорациясе"ндә - 2 329 тонна. Бу өч хуҗалык та сөт савуны арттырган. Ә менә шул ук вакытта "Акбаш-Агро" хуҗалыгы 2012 елда 1 345 тонна сөт савып алган булса, былтыр исә нибары 866 тонна.

Докладчы билгеләп үткәнчә, бу тармакта эшне тотрыклыландыру өчен мөгезле эре терлекләрнең баш санын, кимендә, 10 процентка арттыру зарур.
2013 елда районның 4 хуҗалыгында - "Бөгелмә продкорпорациясе", "Рассвет", "Нуждин" шәхси предприятиесе, "Возрож-дение крестьянства" җәмгыятьләрендә сыер абзарлары реконструкцияләнгән, капиталь төзекләндерелгән.

Районның агросәнәгать комплексы структурасында крестьян-фермер хуҗа-лыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсешенә торган саен күбрәк әһәмият бирелә. Мәсәлән, "Сардин" фермер ху-җалыгы терлекләрнең баш санын 41гә арттырган, Котлыбаев хуҗалыгы исә симертүгә 34 баш мөгезле эре терлек алган. Шуны да искәртергә кирәк, халык терлек асрауны киметкән. 2014 елның 1 гыйнварына 3 637 баш мөгезле эре терлек исәпләнә (узган ел белән ча-гыштырганда, 306 башка ким дигән сүз). Бу өлкәдә эшне яхшырту максатында 1 сыерга 2 000 сум күләмендә дәүләт ярдәме булдырылды. Шулай ук һәр туган бозауга 150 сумнан ярдәм күрсәтеләчәк.

Агросәнәгать комплексына инвесторларны җәлеп итү төп бурыч булып тора. Бүген бездә ике эре инвестор - "Тат-агро" һәм "Репродукт" җәмгыятьләре
15 850 гектар җир эшкәртә (барлык сөрү җирләренең 23 проценты).

Илдус Касыймов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында зур бурычлар торуын ассызыклады. Аларның иң беренчесе игенчелектә, барлык төр резервларны эшкә җигеп, язгы чәчүне вакытында һәм югары сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен кредитлар алуга банкларга кирәкле документларны тапшыру; авыл хуҗалыгы техникасын яхшы сыйфатлы итеп ремонтлау (март аенда бу уңайдан семинар-киңәшмә уздырылачак); техниканы югары квалификацияле механизаторлар белән тәэмин итү сорала.

Семинар барышында шулай ук терлекчелек тармагында мөгезле эре тер-лекләрнең баш санын киметүгә юл куймау; савым сыерларның баш санын арттыру; кадрлар белән тәэмин итү, уңышлы эшләгән хезмәткәрләрне матди кызыксындыру механизмын эшләү зарурлыгы искәртелде.

Соңыннан И. Касыймов аеруча югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләгән хез-мәтчәннәрне тәбрикләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: