Бөгелмә авазы

Белгеч аңлатмасы: Хисап чоры

Елның тагын бер кварталы тәмамланды. Пенсия фонды идарәсенә иминият взносы түләүчеләр турында Бердәм формалы хисап тапшыру вакыты җитте. Бу хакта ТР Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре Пенсия фонды идарәсенең персональ учёт бүлеге начальнигы Е. Хаменская аңлатма бирә. Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондына иминият взнослары түләүчеләр турында бердәм формалы хисап (РСВ-1)...

 

Елның тагын бер кварталы тәмамланды. Пенсия фонды идарәсенә иминият взносы түләүчеләр турында Бердәм формалы хисап тапшыру вакыты җитте. Бу хакта ТР Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре Пенсия фонды идарәсенең персональ учёт бүлеге начальнигы Е. Хаменская аңлатма бирә.

Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондына иминият взнослары түләүчеләр турында бердәм формалы хисап (РСВ-1) квартал төгәлләнеп, аннан соңгы айның 15 нче числосыннан да калмыйча - язмача, 20сеннән дә калмыйча - электрон формада тапшырылырга тиеш. Билгеләнгән срок ял көненә, яисә бәйрәм көненә туры килә икән, ул бер көнгә кичектерелә. Шулай итеп, 2016 елның беренче яртысы өчен язмача хисапны тапшыруның соңгы көне - 15 август, электрон формада тапшыру өчен - 22 август.

Хисап тапшыру срогын бозган өчен иминият взнослары түләүчеләргә штраф яный. Шуңа күрә дә эш белән тәэмин итүчеләр хисап бирүне соңгы көнгә калдырмыйча, вакытында тапшырсыннар иде. Эшләүче хезмәткәрләр саны 25 кешедән артып китә икән, хисапны электрон-санлы имза белән раслап җибәрергә кирәк.

Моннан тыш эш белән тәэмин итүчеләр 11 июльдән дә соңга калмыйча, июнь ае өчен айлык хисапның яңа өстәмә формасын "СЗВ-М" тапшырырга тиешләр. Хисапның бу төре пенсионер кеше эшләвен дәвам итәме икәнен белү өчен агымдагы елның 1 апреленнән кертелгән иде.

Хисап тиешле срокта тапшырылмаган, яисә мәгълүматлар бозып күрсәтелгән я тулы булмаган очракта, иминиятләштерелгән затның һәрберсе өчен 500 сум күләмендә иминиятләштерүчегә мөнәсәбәттә финанс санкцияләре кулланыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: