Бөгелмә авазы

Бөек галимнең якты истәлегенә

5 октябрь көнне Бөгелмә районында үзенчәлекле бер илаһилык хөкем сөрде. Тарихи һәм мәдәни мирас елында Бөгелмә җәмәгатьчелеге һәм кунаклары районның Спас җирендә мөһим тарихи вакыйга - 18 нче гасырның олуг галиме, Россия Фән-нәр академиясенең беренче әгъза-корреспонденты, Бөгелмә өязе Спас авылына нигез салучы Петр Иванович Рычковның тууына 300 ел тулуга багышланган...

Ләйсән ВИЛДАНОВА.

1743 елда Россия императрицасы Елизавета Петровна Оренбург канцеляриясендә яхшы хезмәте һәм фәнни эзләнүләре өчен Петр Ивановичны 1040 дисәтинә җир белән бүләкли. П.Рычков Бөгелмә бистәсе янындагы бу мәйданда Спас авылына нигез сала. Биредә үткән 1760-1770 еллар аның иҗатында һәм хуҗалык эшләрендә иң нәтиҗәле чор була. Авылның көнчыгыш ягында бакыр эретү, шәраб ясау заводы, тегермән, умарталык төзелә. Нәкъ менә биредә ул тарих һәм халык хуҗалыгына багышланган актуаль сораулар буенча дистәләгән мәкаләләр яза, кыйммәтле күзәтүләр үткәрә.

Чарада катнашучы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Никулина: "Бүген без авылга нигез салучының истәлеген, ә димәк, хәтерне дә яңарттык", - дип билгеләп үтте һәм җыелган халыкны олуг бәйрәм белән тәбрик итте.

Әйе, галим - өч үзенчәлекне: дәүләт эшлеклесе, бөек галим һәм төбәкләр тарихын өйрәнеп, ачыш ясаучы сыйфатларын берләштерүгә ирешкән зат. Ул бүгенге көндә тарихта, халык хәтерендә, китапларыбызда яшәвен дәвам итә. Педагогика фәннәре докторы, профессор, ТР атказанган укытучысы, Бөгелмә шәһәренең Почетлы гражданины, П.Рычковның тормышы һәм эшчәнлеге хакындагы китаплар авторы А.Ефремовның галим турындагы хезмәтләре тирән хөрмәткә лаек. Ул җыелган халыкка бик кызык-лы мәгълүматлар җиткерде. "Спастагы чиркәүне реставрацияләргә дигән карар кабул ителгәннән соң, Казан архитекторлары Петр Ивановичның һәм аның улының кайда күмелүенең төгәл урынын таба. Шул вакыттан бирле Россиянең бөек улын бер генә минутка да исебездән чыгармыйбыз", - диде ул үз чыгышында.

Быел галимнең 300 еллык юбилее белән бергә тагын бер мөһим вакыйга - аның төп хезмәте - "Оренбург топографиясе" басмасының дөнья күрүенә 250 ел тулу да билгеләп үтелә. Бу эшендә ул беренчеләрдән булып Россия империясенең көньяк-көнчыгышында урнашып, 2 миллион квадрат километрдан артык мәйдандагы олы төбәкне ача. Шуңа күрә дә аны Оренбург өлкәсенең Ломоносовы һәм Колумбы дип атыйлар. Тантанада мәртәбәле кунак - Северный районы башлыгы Василий Николаевич Давыдов та сүз алды. Бөгелмәләргә мөрәҗәгать итеп, ул: "Безне бик күп әйберләр берләштерә. Беренчедән, без - күршеләр, һәрвакыт диярлек аралашып торабыз. Ә якынаюның тагын бер мөһим сәбәбе - П.Рычков", - диде һәм ешрак очрашу, берлектә төрле чаралар оештыру турындагы теләкләрен әйтте.

Юбилей чарасына Самарадан Петр Ивановичның оныкчыгы Вера Владимировна Кузьмичева да (рәсемдә) килгән иде. "25 яшемә кадәр П.Рычков хакында бернәрсә дә белмәдем диярлек. Ә улым үсә төшкәч, аңа шәҗәрә төзи башлагач, менә шушындый үзенчәлекле һәм кы-зыклы фактларга тап булдык. Әбиемнең әбисе Анна Андреевна Рычкованың бик атаклы нәселдән булуы ачыкланды. Бүген минем тормышымдагы иң мөһим хыялларның берсе тормышка ашты", - дип тәэсирләре белән уртаклашты һәм чараны оештыручыларга чиксез рәхмәтләрен җиткерде ул.

Тантана соңында җыелган халык, килгән кунаклар чиркәү кырыенда П.Рычковның чиркәү төзүенә һәм аның биредә җирләнүе истәлегенә урнаштырылган плитәгә чәчәкләр куйдылар. Гыйбадәтханә эченә үтеп, аның тарихын тыңладылар. Петр Иванович бюстына чәчәк салдылар, мәктәптә галим исемен йөртүче музейда булып, экспонатлары белән таныштылар.

Әлеге чара төштән соң Техника йортында тантаналы кичә буларак дәвам итте. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов кичә кунакларын сәламләп, иң изге теләкләрен җиткерде: "Галимнең район тарихына керткән роле бәхәссез. Нәкъ менә аның ярдәмендә безнең районда ике зур фәнни үзәк бар. Беренчесе - заманында дөньякүләм танылган галимнәр һәм сәяхәтчеләр килгән, ул нигез салган Спас авылы. Икенчесе - "ВНИИнефть" фәнни-техник үзәге һәм "ТатНИПИнефть" институты. Бу данлыклы көндә сезнең барыгызга да шундый югары уңышларга ирешүегезне телим". Котлаулардан соң тамашачы Техника йорты һәм драма театры артистлары катнашында куелган Петр Николаевич Рычковның гомерен, эшчәнлеген чагылдырган бик бай эчтәлекле тамаша карадылар.

Әйе, А.С.Пушкинның "Рычков - безнең заманда бик сирәк күренеш булган - эшлә-ре галимлек һәм намуслылык белән сугарылган данлыклы академигыбыз", - дигән юллары үлемсез, чөнки чын хакыйкатьне чагылдыра. Без, бөгелмәләр, бөтен дөньяга танылган якташыбыз белән горурланабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: