Бөгелмә авазы

Баштан хәл китсә, аяк йөрмәс

Инсульт - баш миендә кан йөрешенең бик нык бозылуы дигән сүз. Әгәр дә авыруга тиз арада ярдәм күрсәтелмәсә, нәтиҗәләрнең бик аяныч булуы - хәтта кешенең гомере өзелүе ихтимал. Бу мидә кислород һәм туклыклы матдәләр җитмәү нәтиҗәсендә андагы тукымаларның әкрен генә үлүе белән бәйле. Әгәр дә әлеге процесс килеп чыкканнан соң...

Инсульт - баш миендә кан йөрешенең бик нык бозылуы дигән сүз. Әгәр дә авыруга тиз арада ярдәм күрсәтелмәсә, нәтиҗәләрнең бик аяныч булуы - хәтта кешенең гомере өзелүе ихтимал. Бу мидә кислород һәм туклыклы матдәләр җитмәү нәтиҗәсендә андагы тукымаларның әкрен генә үлүе белән бәйле. Әгәр дә әлеге процесс килеп чыкканнан соң баш миен тиз арада кан белән тәэмин итүгә ирешеп булса, савыгуга өмет зур.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор һәм Р.Җәләев фотолары.

2011 ел ахырында Бөгелмә үзәк хастаханәсендә йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау үзәге ачылган иде. Бу тантанада ТР Президенты Р.Миңнеханов шәхсән үзе катнашты. Әлеге үзәкнең ничек эшләве, нинди шартларда көн күрүе һәм, гомумән, биредәге белгечләрнең мөм-кинлекләре, авыруларның ничек дәвалануы белән таныштыруны сорап, хастаханәнең неврология бүлеге мөдире Равил Миргазиян улы Лотфуллинга мөрәҗәгать иттем. Ул мине дәвалану кабинетлары буенча йөртеп, бик әһәмиятле экскурсия үткәрде, бүлекнең эшчәнлеге белән таныштырды, ә мин, үз чиратымда, мәгълүматлар газета укучыларга да файдалы булыр дигән уй белән, аңа үземне кызыксындырган сорауларны яудырдым.

- Равил Миргазиянович, инсультның аяныч нәтиҗәләргә китерүе безгә мәгълүм. Ә бу авыру үзе нидән гыйбарәт соң?
- Баш миенә кан савуның ике төре бар: ишемия һәм геморрагия. Аның беренче төре тамырларда төер хасил булып, ишемия зонасы барлыкка килүгә бәйле. Баш миенең кайсыдыр өлешенә кан килү кинәт азая һәм бу урында, баш мие кан һәм кислород белән тәэмин ителмәү сәбәпле, нейроннар яки нерв күзәнәкләре үлә. Зарарланган урын янәшәсендә урнашып, кан әйләнеше җитмәүдән интегүче, ләкин әлегә тере булган нерв күзәнәкләрен саклап калу өчен инсульт барлыкка килүнең беренче сәгатьләрендә җитди көрәш бара да инде. Геморрагик инсульт очрагында исә, кан тамырлары өзелү нәтиҗәсендә, баш миенә кан сава.

- Соңгы вакытларда гына кертелгән яңалык - тромболизис процедурасы нәрсә ул һәм нинди нәтиҗәләр бирә?
- Иң элек инсульт чалымнары булган авыру тикшерү үтә - кан анализларын алабыз, ЭКГ, рентген, компьютер томографиясен ясап,
аның баш миенә кан саву очрагының булу-булмавын тикшерәбез. Шунысы үзенчәлекле, тулысынча тикшерү үткәреп, дәвалау ысулын билгеләүгә бик аз вакыт - нибары 40 минут бирелә. Авыруның нинди сәбәпләр аркасында хастаханәгә эләккәнен ачыклаганнан соң, дәвалау ысулларын билгелибез. Безнең шулай ук тикшерү нәтиҗәләрен Казан шәһәренең медицина үзәгенә җибәрү мөмкинлеге-без бар. Әгәр дә өстәмә консультация кирәк булса, Ка-
зандагы районара клиника диагностика үзәгендәге нейрохирург яки невролог белән дә киңәшләшәбез. Авыруда инсультның ишемия төре икән, бу чирнең кайсы вакытта килеп чыгуын ачыклау дәвалау өчен бик әһәмиятле. Чөнки тромболизис процедурасын кеше инсульт кичергәннән соң 4 сәгать дәвамында гына үткәрергә хакыбыз бар һәм шул очракта гына ул уңай нәтиҗәләр бирәчәк. Шуннан соң авыру интенсив терапия һәм реанимация блогындагы махсус палатага урнаштырыла. Биредә инде ишемия инсультын дәвалауда кулланылучы яңа технология - тромболитик терапия үткәрә башлыйбыз. Ишемия инсультының төп сәбәбе - мине тукландыра торган артерияне ябучы тромб, аны тиз арада юк итү зарур. Шул сәбәпле, аерым кан тамырына яки сис-темалы тромболитик терапия үткәрелә: авыруның канына төерне эретә торган махсус матдә - "Актелиза" дип атала торган тромболитик препарат кертелә. Бу процедураны башкаруның үз тәртибе бар.

- Бөгелмәдә яңа технология кайчан үз көченә керде?
- Шунысын да әйтеп үтәсе килә, без Баулы районына да хезмәт күрсәтәбез һәм тромболизис ысулы белән башкарылган беренче процедура да 1 март көнне Баулыда яшәүчегә ясалды. Алып килгәндә аның сул ягы тулысынча параличланган һәм ул сөйләшми иде. Тромболитик препаратны кертә башлауның беренче минутыннан соң ук кул-аяклар хәрәкәткә килә башлады. 2 сәгатьтән соң инде пациентыбыз кул-аякларын тулысынча күтәрә алу һәм сөйләшү мөмкинлегенә ия иде. Шулай итеп, нәтиҗәләр безне дә һәм, әлбәттә инде, авыруны да бик куандырды.

- Медицинадагы мондый алгарыш бик сөенечле хәл, әлбәттә. Тик бу бәхет республикадагы барлык район халкына да тәтеми бит?..
- Әйе, без башта "Татнефть" ААҖнең медицина санитар часте базасында оештырылган йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау бүлегенә беркетелгән идек. Билгеле инде, ул, Әлмәт шәһәрендә урнашканга күрә, беренче чиратта, "Татнефть" җәмгыяте хезмәткәрләренә һәм Әлмәт халкына ярдәм күрсәтте. Шуның өчен дә башта шылтыратырга, авыруны китерү турында алдан сөйләшергә кирәк иде. Ә бу, билгеле булганча, шактый вакытны ала. Тик шулай да без һәрвакыт теләгебезгә ирешеп килдек - авыруларны иң күп юллаучылар булдык. Шуннан соң мондый үзәкне үзебездә ачарга карар кылдык. Моның өчен кирәкле җиһазлар булдырылды. Безнең бик яхшы клиник-биохимик лабораториябез бар, үз вакытында хастаханә акчасына резонанс томографы алдык. Алга таба рентген-компьютер томографы да алып куюга ирештек, аның ярдәмендә без юл һәлакәтләрендә имгәнгән кешеләргә хезмәт күрсәтә ала башладык. Травматология үзәге ачылганнан соң инде, алга таба тагын бер зур адым ясап, инсульт авыруларын да дәвалый алырлык үзәк булдыруга ирештек. Без моның белән бик горурланабыз.

- Инсультның беренче билгеләре нинди?
- Кеше үзендә кинәт көчсезлек сизә яки бит, куллар, аяклар сизми башлый, бу бигрәк тә гәүдәнең бер ягы белән бәйле. Шулай ук кинәт күзләрнең начар күрә башлавы, сөйләшү начараю, баш әйләнү, аңны югалту һәм бик нык баш авырту, башка кинәт кенә каты итеп китереп суккан кебек тойгылар күзәтелә. Болар барысы да инсультның ачык билгеләре. Халыкка мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килә, андый чакларда үзеннән-үзе бетәр әле дип көтеп утырырга һич тә ярамый. Бу очракта табиб ярдәменнән башка мөмкин түгел, гомерне, сәламәтлекне саклап калуда, әйткәнемчә, вакыт бик әһәмиятле роль уйный.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: