Бөгелмә авазы

Баш казый – Бөгелмәдә

Татарстан Җөмһүрияте Диния Нәзарәте баш казые, Ислам темасына язылган популяр китаплар авторы, 4 тапкыр хаҗ сәфәрендә булган вәгазь остасы Җәлил хәзрәт Фазлыев Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов чакыруы белән Бөгелмәгә килде һәм Татар мәдәния үзәгендә бөгелмәлеләр белән очрашты. Баш казыйның безнең шәһәргә килүе беренче тапкыр гына түгел,...

Татарстан Җөмһүрияте Диния Нәзарәте баш казые, Ислам темасына язылган популяр китаплар авторы, 4 тапкыр хаҗ сәфәрендә булган вәгазь остасы Җәлил хәзрәт Фазлыев Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов чакыруы белән Бөгелмәгә килде һәм Татар мәдәния үзәгендә бөгелмәлеләр белән очрашты.

Баш казыйның безнең шәһәргә килүе беренче тапкыр гына түгел, биредә аны һәрвакыт көтеп алалар, яратып тыңлыйлар. Бу очрашу вакытында ул халык алдында "Ислам - бүген" дигән темага вәгазь укыды.

Очрашу алдыннан озак еллар дин юлында булып, тугрылыклы хезмәтләре өчен бер төркем шәһәр район мәчетләре аксакалына Җәлил хәзрәт Рәхмәт хатлары тапшырды.

Тирән эчтәлекле вәгазьне тыңлаганнан соң, халык Җәлил хәзрәткә күпсанлы сорауларын бирде. Ул аларның барысына да җентекле тулы җаваплар бирде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: