Бөгелмә авазы

Бар шундый буа, бар шундый егетләр

Элек-электән үк әби-бабайларыбызның балыкчылык белән шөгыльләнүе мәгълүм. Кайчандыр бу кәсеп аларның төп яшәү чыганагы да була. Кызганычка каршы, соңгы елларда безнең шартларда шөгыльнең дәрәҗәсе кими төшкән төсле булды. Ләкин шулай да әлеге эшне чын күңеленнән яраткан, аны тормыш рәвешенә әйләндергән кешеләр дә бар икән әле. Бүгенге язмабыз да - балыкчыларны...

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.

Реклама

Алар карамагындагы балыкчылык буенча крестьян-фермер хуҗалыгына нигез үткән елның май аенда салына. "Атасы балыкчы булса, баласы суга карый", - диме әле халык мәкале? Бу сүзләр нәкъ әлеге гаилә егетләренә туры килә дә инде. Әтиләре Нил абый сукмагыннан китеп, кечкенә яшьтән үк балык тотарга яраткан энеле-абыйлы Денар һәм Ленарның күңелендә балык үрчетү турындагы фикер күптән була, әлбәттә. "Бергәләшеп уйладык та, бу эшкә алынырга булдык. Шуның өстенә, Бөгелмәдә моның белән шөгыльләнүче дә юк иде", - ди Денар. Әйе, чыннан да, районда законлы төстә балыкчылык белән шөгыльләнүчеләр арасында алар - бердәнбер. Егетләр моның өчен Бөгелмә районының Бәкер авылындагы буаны сайлыйлар. Совет заманыннан калган сулык урынын яхшылап ремонтлыйлар, дамбаларын яңарталар. Соңрак крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә юнәлтелгән программа буенча
районның мәшгульлек үзәге аша балык үрчетү материаллары өчен һәрберсе 58әр мең сум акча алуга ирешә. Бу акчага Денар - карп, Ленар - толстолобик, Рәмис ак амур балыгын алалар. "Үткән ел балык тотарга яратучы байтак кеше, түләүле шартларда булса да кертегез инде, дип үтенделәр. Тик шулай да без ризалашмадык, балыкларны үрчеттек, үстердек, үзебез өчен генә тоткаладык. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә сатарга алып чыктык, халык бик яратып алды", - ди Денар. Шулай итеп, үткән елгы сорауларны да истә тотып, алар быел бирегә түләүле шартларда балыкчыларны кертә башлаганнар. Миңа шуларның берсе - гомерен колхозда комбайнчы, тракторчы булып эшләүгә багышлап, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Иске Исаковода яшәүче Мөкатдәс Насыйров белән сөйләшергә туры килде. Әлеге буага көн саен диярлек килә Мөкатдәс ага. Ул балыкларны тота да кире җибәрә, тота да кире җибәрә икән. Балыкка аны ашарга яраткан өчен генә йөрми шул ул. Аңлатып бетерә алмаслык ләззәт ала, күңелләре ял итә. Түземлек, сабырлык, төрле тормыш хәлләрендә югалып калмау кебек сыйфатлар тәрбияләнә икән бу вакытта. Балык чирткәнен көтеп утырганда туган якның гүзәл табигатенә дә сокланмый мөмкин түгел. Бары тик кармак элмәге балыкның тамагына ук кереп киткән очракта гына аларны өенә ала яки хуҗаларга биреп китә Мөкатдәс ага. "Буада тоткан иң зур балыгым 4 килограммлы булды. Шулай ук 8-9 килолылары да бар, алары эләк-ми яки өзеп китәләр. Суы бик чиста булганга, балыклары да бик тәмле", - ди ул.
Ә балыкчылык эшмә-кәрләренең өченчесе - Рәмис кем дисезме? Ул Мөгыйновлар гаиләсенә кияү була. Әйе, Рәмис кебек егетнең балыкчылар арасына килеп керүе Мөгыйновлар гаиләсенең күркәмлеген тагын да арттыра. "Мин балык тоту белән бик кызыксынмый идем, бу гаилә белән туганлашкач, мавыгу минем үземнең дә иң яраткан шөгылемә әйләнде", - ди Рәмис. Шушы көннәрдә аларның буаларында арту күзәтелә - егетләр программа буенча тагын форель балыгын алып кайталар. Әгәр дә яхшы гына яшәп китсәләр, буа кышын да балыкчыларны кабул итәчәк. Шунысы да игътибарга лаек - балык буасына, Бәкернең тирә-як авылларыннан кала, Баулыдан, Октябрьскийдан да һәвәскәр балыкчылар килә икән.

Киләчәккә планнарын беләсем килеп мөрәҗәгать иткәч исә, егетләр: "Алла боерса, Бәкер авылын күтәрәчәкбез, кешеләр килеп ял итсеннәр, яраткан кәсепләре белән шөгыльләнсеннәр дигән теләктә туризм базасы ачасыбыз килә", - дип елмайдылар. Әйе, "Тырышкан тапкан, ташка кадак каккан" ди халык, авыл җирендә, ният итсәң, балыгын да, малын да һәм башкасын да үрчетергә мөмкин, бары тик тәвәккәллек, тырышлык һәм бу эшне яратып башкару гына кирәк.

Рәсемдә: менә алар - балыкчы егетләр (сулдан уңга): Рәмис, Ленар һәм Денар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: