Бөгелмә авазы

Бар булганы – үзебезнеке

Бүген республика басу-кырларында кызу темплар белән урып-җыю бара. Күргәнегезчә, быел урак өсте, башка елларга караганда, иртә башланды. Былтыр Бөгелмә элеваторы беренче ашлыкны 5 август көнне кабул итеп алса, быел бу тантана күпкә алдан - 26 июльдә үк узды: 80 тонна яңа ашлык төягән 8 "КамАЗ"ны элеватор алдында бөгелмәләр тантаналы төстә...

Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотосы.

Белгеч-җитәкчеләр фикеренчә, быел уңыш, былтыргы белән чагыштырганда, кимрәк булса да, зарланырлык түгел, авыл хезмәтчәннәренә Ходай биргән уңышны үз вакытында югалтуларсыз җыеп аласы гына кала. Бар булган уңышны, һәр аяз көннең кадерен белеп, кыска вакыт эчендә амбарларга кертергә кирәк.

Реклама

"Единая Россия" сәяси партиясенең Бөгелмә бүлеге һәр елдагыча быел да урак чорында системалы рәвештә авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү чаралары уздыра. 28 июль көнне "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе" хуҗалыгы кырында шундый тантана булып үтте. Урып-җыю алдынгылары: комбайнчы Валерий Яковлевка һәм "КамАЗ"шоферы Виктор Геренгерга бүләкләрне "Единая Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлеге советы секретаре Илдус Касыймов тапшырды.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов, "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе" кырларын карап йөргәннән соң, орлыкларның тулысынча өлгергәнлеген һәм шуңа күрә район игенчеләре алдында бөртеклеләрне җыеп алуны кыска срокларда һәм бернинди югалтуларсыз башкарып чыгу бурычы торуын ассызыклады. "Уракны оптималь срокларда башкарып чыгу өчен читтән механикалаштырылган отряд кертәчәкбез. Мәсәлән, бүген-иртәгә Бөгелмә кырларында шундый 5 комбайн эшли башлаячак", - диде ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: