Бөгелмә авазы

Балаларга булган мәхәббәт сүрелмәсен

Хөрмәтле педагоглар, белем бирү учреждениеләре белгечләре, мәгариф ветераннары! Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмегез - Халыкара укытучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Сезнең тирән белемегез, зирәклегегез һәм авыр хезмәтегез безнең һәммәбезгә мөстәкыйль тормыш юлына басарга ярдәм итте. Без заманча технологияләрне үзләштереп, аларны кыю төстә мәктәп практикасына кертүче, белемнәрен даими үстереп, үзләренең югары һөнәр ияләре икәнлеген һәрдаим раслап торучы Бөгелмә муниципаль районы укытучылары белән хаклы рәвештә горурланабыз. Педагогик хезмәт ветераннарына аеруча рәхмәт-лебез. Аларның күбесе, яшь укытучылар өчен үрнәк, үз вазифасына бирелгәнлек өлгесе булып, бүген дә - хезмәт сафында.
Кадерле укытучыларыбыз, бәяләп бетергесез хезмәтегез, педагогиканың югары традицияләренә чын күңелдән бирелгән, үз артыгыздан укучыларыгызны да ияртеп, замана белән бергә атларга һәрвакыт әзер булганыгыз өчен Сезгә зур рәхмәт.
Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет һәм үсеп килүче буынны лаеклы тәрбияләүдә яңадан-яңа үрләр яулавыгызны телим. Сезнең йөрәкләрдә бервакытта да балаларга булган мәхәббәт, һөнәри осталыкның яңа үрләрен яулау омтылышы сүнмәсен, сүрелмәсен.
Иң изге теләкләр белән,
Линар ЗАКИРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: