Бөгелмә авазы

Балалар ялын оештыруга – җитди игътибар

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм регионара властьлар балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын һәм сәламәтләндерү эшен оештыру өчен кирәкле шартларны тудыруга җитди игътибар бирә. 30 уникаль Республика Президенты программасының берсе нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән. Шунысы мөһим, илдә катлаулы икътисади вәзгыять булуына да карамастан, бу программаларның барысы да финанс ягыннан якланган.

Балаларыбыз зарыгып көткән җәйге каникул да башланды. Җәйге ял - баланың сәламәтлеген ныгыту өчен менә дигән вакыт.
Беренче смена нәтиҗәләре буенча ял-сәламәтләндерү лагерьларында барлыгы 1 719 бала ял итте инде. Аерым алганда, "Сосновка" балаларның ял-сәламәтләндерү лагерена беренче сменага яшьләр эшләре, спорт идарәсе аша 187 кеше килгән иде. Көндезге мәктәп яны лагерьларында 1 250 бала сәламәтлеген ныгытты. "Яблочко" ял һәм хезмәт лагерена 25 укучы - 5 июньдә, "А.Д. Губин исемендәге ял базасы"на 132 баладан торган беренче төркем (90 юллама - бюджет оешмалары хезмәткәрләре балалары өчен, 42се - коммерцияле) 9 июньдә килде. "Яшь спортчылар" да 15 баладан торган профильле сменасын 9 июньдә башлап җибәрде. "Салют" ял-сәламәтләндерү лагерена беренче булып ял итәргә 110 укучы бала килгән иде.
Каникуллар дәвам итә. Ял-сәламәтләндерү лагерьларына юллама алырга теләгән, аның бәясе белән кызыксынучы әти-әниләр, Яшьләр сараеның икенче катында урнашкан яшьләр эшләре, спорт идарәсендә белешә аласыз. Үзегез белән паспорт һәм балагызның документын алырга онытмагыз.
Әлфия МОСТАФИНА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: