Бөгелмә авазы

Балалар ялын файдалы һәм кызыклы итеп

Язгы каникуллар чорында, матур традиция буенча, Бөгелмә үзәк мәчетендә "Сәлам" балалар рухи-сәламәтләндерү үзәге эшләде. Малайлар һәм кызлар каникул дәвамында Ислам нигезләренә, тәһарәт алу һәм намаз уку кагыйдәләренә төшенделәр, ата-аналарына һәм өлкәннәргә карата изге эшләр эшләргә өйрәнделәр. Рухи-сәламәтләндерү үзәгендә шәһәребезнең хөрмәтле аксакаллары да булды. Алар балаларда сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләде,...

Язгы каникуллар чорында, матур традиция буенча, Бөгелмә үзәк мәчетендә "Сәлам" балалар рухи-сәламәтләндерү үзәге эшләде.

Малайлар һәм кызлар каникул дәвамында Ислам нигезләренә, тәһарәт алу һәм намаз уку кагыйдәләренә төшенделәр, ата-аналарына һәм өлкәннәргә карата изге эшләр эшләргә өйрәнделәр.

Рухи-сәламәтләндерү үзәгендә шәһәребезнең хөрмәтле аксакаллары да булды. Алар балаларда сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләде, файдалы киңәшләрен бирделәр, акыллы булырга өйрәттеләр.

Тәрбиячеләре кызлар өчен кызыклы шөгыльләр әзерләде, алар гыйбадәт кылу нигезләрен, Изге Коръән сүрәләрен укырга өйрәнделәр.

Малайлар вакытларын күбрәк саф һавада үткәрделәр, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, туп типтеләр.

Үзәк эшен тәмамлаганда балалар бүләкләр алды һәм бәйрәм табынында сыйланды.

Рамил хәзрәт ХӨСНЕТДИНОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: