Бөгелмә авазы

Бабайның башы ник авырта?..

"Татарстан яшьләре" газетасының быелгы 8 октябрь санында Илүсә Нәбиуллинаның "Өч балалы машина" дигән язмасын укыдым да, үз фикерләремне язарга булдым әле. Чөнки туган тел проблемаларына кагылышлы язма берәүне дә битараф калдыра алмый торгандыр инде ул. Ә автор анда бүгенге көндә төрле газеталарда бик еш очрый торган хаталарга тукталган.

Башта язманың исеменә күз салуга, көлеп җибәрдем: "матрёшка" курчакларга охшатып, ир балалар өчен дә "балалы машиналар" чыгара башлаганнар, күрәмсең, димен. Ә нигә, хәзерге балалар бик ушлы алар: "Шундый машина кирәк", - дип, идея биреп, малайлар өчен андый уенчыклар җитештерә башлаулары бик ихтимал. Ә бәлки бардыр да инде, мин генә белмимдер... Үзәк каналдан җомга көннәрдә бара торган "Поле чудес" тапшыруында бер елны биш яшьлек бер кыз бала (үзебезнең Бөгелмә кызы иде ул, шуңа истә калган) Леонид Якубовичтан "беременную Барби хочу" дип, курчак таптырган иде бит...
Сүз башым бит Шүрәле, дигәндәй, язмага кайтыйк әле. Укып чыктым да, ирексездән: "Әй бичара туган тел!" дип куйдым. Җәмгыятьтәге тетрәнүләр, сәяси, икътисади, социаль вакыйгалар нинди тизлек һәм көч белән халыкны "җилтерәтсә", тел дә шулкадәр тетрәнү кичерә, изелә, имгәнә бара икән бит.
 
Хаталарның була төрлесе. "Тарсынып - тартынып", "тишәм - ишәм", "торак - торык", "һуш - хуш - бихуш", "торак - торык", "кыйшык - гыйшык - гашыйк" ке-бекләре (автор язган хаталар өстенә, үзем күргән-ишеткәннәрдән дә берничә мисал өстәп җибәрәм), чыннан да, наданлык хаталары инде ул, сүзләрнең асыл мәгънәсен белмәүдән килеп чыга. Аннары хәзер сөйләмгә актив кереп киткән икътисад, хәят, вәзгыять кебек сүзләргә дә, "-ый/-и" кушымчаларын тиешле-тиешсез өстәп, сыйфат урынына рәвеш ясау очраклары күп. Әмма боларын әле беркадәр аңлап була, чөнки гарәп теленнән алынган сүзләр буларак, безнең андагы калын да, нечкә дә була ала торган тартыкларны белеп бетермәвебез нәтиҗәсендә, ә шул ук вакытта кириллица хәрефләре ярдәмендә аларны анык белдереп булмау сәбәпле килеп туа торган, тел үсешенә аркылы таяк тыга торган күренешләр бу.
 
Икенче төр хаталар - "кара кызыл", "кара сары"лар русчадан туры тәрҗемә, "чыктым аша күпер" кебек, уңышсыз тәрҗемә. Аның "җете кызыл" урынына "нык кызыл" ишеләре дә очрый әле. Бу урында мин моннан берничә ел элек үземнең туганымның улы белән булган бер сөйләшүне искә төшердем. Авылга кайткач, бабасы: "Әллә нигә башым авырта бүген", - ди икән дә, Мансурыбыз моңа үзенчә аңлатма биргән: "Син бабай иске бит инде, шуңа авыртадыр ул", - дигән малай. Ә нигә, дөрес әйткән, "карт" та, "иске" дә русча "старый" була бит инде! Ни кызганыч, татарчаны начар белү галәмәтенең (бөтенләй белми дип булмый бу очракта, аз-маз сукалый ич) мондый, ягъни мәгънәви чатаклыклары еш очрап тора. Әнә күптән түгел генә ишеткән җырларның берсендә егет кеше: "Йом, әни, йом күзләреңне", - дип өтәләнә, баласы өчен борчылып, йоклый алмый интеккән әнкәсен үгетли. Ай шул егет өенә вакытында гына кайтсачы, мондый да мәгънәсез җыр тумаган булыр иде бәлки! Сез ничек кабул итәсездер, әмма минем моны ишетүгә, тәннәрем чемердәп китте: мондый сүзләрне татар кешесе иҗат итә дә, татар кешесе җырлый да алмый! Чөнки "күзе йомылган кеше" бездә кем була? Шул-шул... Ә тагын берничә ел элек еш яңгырап торган җырдагы "карлыгандай карлар яуганда"ны ничек аңларга? Түгәрәк кар явадыр дияр идең - анысы боз я рашкы була бит инде аның. Кара төстәге кар яугандыр инде боларда дисәң, экологик хәлләр шулкадәр кискенләшеп китә калса, суларга һава җитмәс, аны сулаган кешедә сәламәт үпкә калмас, ул җырчының болай җырлап йөрерлек исәнлеге, сулышы булмас иде, Аллам сакласын...
 
Матбугат битләрендә еш очрый торган тагын бер төр хаталарны мин ашыгу галәмәте дип саныйм. Әйе, "өч балалы машиналар" менә шулай пәйда була инде. Вакыт җитми, дөнья куабыз, "тизрәк-тизрәк" дибез, мәгълүмат ташкыны күп, яшәү ритмы коточкыч тизлектә, болар берсе дә безнең сөйләмдә чагылыш тапмый калмый: язганда да кыскартып язабыз, җөмләдә үз урынына кереп утырырга тиешле сүзләрне сикереп кенә узабыз. "Кыскалыкта - осталык" дию бу очракка һич кенә дә туры килми шул. "Авыз әйткәнне колак ишетмәү" дип атала аның болары. Дөрес әйтә автор, кара-каршы сөйләшкәндә мондый хилафлыклар чагыштырмача эзсез узып китә әле ул, чөнки интонация, мимика, хәрәкәтләр, кул ишарәләре белән дә куәтләп, фикерне бик ачык аңлата алабыз. Ә менә шул сөйләшкәнне акка кара белән язып куйсаң, еш кына үзең дә аңламаслык хәлгә китерелгән "яньчек" җөмләләр, "кыйшык" (гыйшык түгел!) фикерләр барлыкка килә. Бик кызганыч.
Чыннан да, хәзерге студентлар да практик дәресләрдә район газеталарын безнең замандагы кебек "сүтеп җыя", темасына карап, мисаллар туплый икән, анда гыйбрәт алыр сүзләр дә, җөмләләр дә күп. Әлбәттә, хаталы язуларның объектив сәбәпләре дә бар. Мисал өчен хәзер компьютерлар сүзне юлдан юлга күчерү кагыйдәләрен бөтенләй "танымыйлар", кайвакытта, чыгымчылап, бер хәреф янына икенчесен "тагып куялар". Әмма монда да кеше факторы үз ролен югалтмый, ләбаса! Ә тыныш билгеләре тагын! Монысы инде, гомумән, игътибарга алынмый, санга сугылмый торган өлкәгә әйләнде. Ә бит "Атарга, түгел акларга/ Атарга түгел, акларга" дигән классик мисал ярдәмендә, бер өтер белән кеше язмышын хәл итеп була, дип өйрәтәләр иде безне.
 
Игътибар, игътибар һәм тагын бер кат игътибар кирәк! Ташка баскан һәрбер җөмләнең мәгънәсе, һәрбер сүзнең кодрәте икеләтә көчкә ия була, чөнки без газета-журналда басылганны, китаптагы язмаларны өлге итеп алабыз. Дөрес әйтә автор, "кагыйдәләрне әллә ничә кеше, әллә никадәрле вакыт әрәм итеп, юкка гына уйлап табып, юкка гына чыгармаганнардыр бит", - ди ул. Алай гына да түгел, кагыйдәләр - уйлап табылган нәрсә булудан бигрәк, гасырлар дәвамында формалашкан сөйләшү, язу рәвешләрен бер калыпка салу, тәртипкә китерү ул. Шул телдә сөйләшүче бар халыкка да аңлаешлы булсын өчен, тел коралы булган СҮЗ галиҗәнапләрен һәркем үз мәнфәгатендә килделе-киттеле кулланып, баш бутамас өчен кирәк ул. Культуралы, әдәби, камил дәрәҗәдәге, аһәңле, мәртәбәле, горурланырлык тел булсын өчен кирәк. Җөмләләрдә сүзләр, чыннан да, энҗе-мәрҗән кебек тезелеп килә икән, ул сөйләм аңлаешлы да була, тыңларга да, укырга да рәхәт аны, "бу ни әйтергә тели икән соң?" дип, баш ватып утырасы да түгел. Хәтта икенче телгә тәрҗемә иткәндә дә җырлап тора андый язмалар.
 
Шулай да хәлләр һич кенә дә өметсезлеккә бирелерлек дәрәҗәдә түгел дип саныйм мин. Чөнки урта белем турында документ алып чыккан елымда ук Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга барып кергәч, мәктәптә яхшы укучы буларак, миңа "зур өметләр баглап торган" төрле фән укытучыларымның берничәсе: "Нишләп аны сайладың соң? Бер перспективасы да юк бит татар теленең. Рәхәтләнеп башка факультетка керә ала идең бит син", - дип, үпкә-шелтә белдергәннәре әле дә исемдә. Аннан бирле инде 40 ел вакыт узды, кемсәләрнең сүз сөрешендә һаман шул фикер - татар теле аяныч хәлдә диләр. Ә менә минем бу белгечлекне сайлаганыма бер генә тамчы да үкенгәнем булмады. Киресенчә, тарих сәхифәсенең шундый чорына туры килдек: бу дәвердә безнең халыкка, безнең телгә мөнәсәбәт уңай якка никадәр үзгәрешләр кичерде! Мин, күпләрнең фикеренчә, эшсез калу куркынычы янау юралган белгечтән хезмәтемә, югары уку йортында алган гыйлемемә ихтыяҗ-сорау зур булган белгечкә әйләндем һәм нәкъ менә татар теле һәм әдәбияты белгече булуыма күрә, эшемдә дә, җәмгыятьтә дә үз урынымны таптым. Кем әйтмешли, ипиемризыгымны да шушы ана телем ярдәмендә булдырдым.
Әлбәттә, кыенлыклар күп анысы. Кайчан булмаган алар? Ерак тарихыбызга күз салганда гына да халыкны, телне юк итәргә дигән максат белән башланган ачыктан-ачык һөҗүм-яуларның да, астыртын эшләнгән эшләрнең дә бихисап булганын беләбез. Тик: "Безне үтерә алмаган нәрсә үзебезне чыныктыра гына", - дигән бит бер акыл иясе. Тел бетә, телсез калабыз дип куркырга кирәкми, аны менә шундый имгәтүләрдән, бозулардан саклау кулыбыздан килә, ләбаса. Ашык-пошык, мәгънәсез итеп сөйләүләрдән котылу өчен битарафлыктан арынырга һәм, заманга сылтау ясамый гына, ялкаулыкны җиңәргә кирәк. Һәм, әлбәттә, дөнья куам дип, чатыр чабудан туктау, хак кыйммәтләрнең ни икәнен аңлап, балаларыбызга, оныкларыбызга игътибарны арттыру, һич иренмичә, түземлек һәм сабырлык белән алар күңеленә ана телендә юл салу, туган телнең матурлыгын "ул әйткән, бу язган" дип кенә түгел, ә гамәлдә, үз үрнәгебездә күрсәтә белү, мәхәббәт уяту кирәк. Хәзер бит татарча күпме газета-журналлар да чыга, татар телевидениесе тапшырулары да элекке кебек санаулы сәгатькә генә сыешып бетми, дөнья күләмендә татарларның тамырлары таза икәнне ишетеп, белеп торабыз.
Битараф булмыйча, Илүсә ханым кебек күргән хаталарны төртеп күрсәтеп торсак, үзебез дә үзебезгә таләпчәнрәк булырбыз, "улыма әйткәнне киленем
дә ишетми калмас" - тагын берничә чын татар үз сөйләмендәге бер-ике "паразит" сүзне алып ташлар, туган теленә игътибарлырак карарга гадәтләнер, авызы әйткәнне колагы ишетә башлар. Моңа минем иманым камил.
 
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: