Бөгелмә авазы

Авырлыклар безгә киртә түгел

"ТНГ-Групп" җәмгыяте матбугат хезмәткәрләре кыр партиясенә барырга тәкъдим ясагач, мин рәхәтләнеп риза булдым. Чөнки геофизикларның кырдагы эш рәвешен күзәтүгә юнәлтелгән бу сәфәрем гомеремдә беренче тапкыр бит. Менә ул көн - тормышымда яңалыклар ачуга корылган тәүлек килеп тә җитте. Берничә салкын җилле көннән соң иртән-иртүк, безгә теләктәшлек күрсәтеп, күктән кояш елмаюы...

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотолары.

Чирково авылы янында урнашкан "ТНГ-Геосейс" җәмгыятенең 5 нче кыр партиясе базасында безне мөлаем партия начальнигы Илшат Сабиров каршы алды һәм яхшы һава торышы алып килүебез өчен рәхмәтләрен җиткереп, безнең көнебезне тагын да бер ямьле нурга күмде.
Кыр базасы тып-тын, чиста, өр-яңа вагоннар тигез рәтләргә тезелгән, һәммәсе пөхтә итеп җыештырылган. Бар җирдә дә искитәрлек тәртип. Үз эшенең бөтен неч-кәлекләрен белүче, уңган-булган, кирәк чакта кырыс та, кирәк вакытта йомшак та була белгән партия начальнигы Илшат Әхмәдулла улы кичкә кадәр безнең белән йөрде, геофизик һөнәренең бар сыйфатын тәфсилләп сөйләде, гамәлдә күрсәтте. Без шартлаткычларны кырга илтүче машиналарны озатып калдык, сейсмостанциядә барлык мәгълүматларны кабул итүче ир солтаны булган белгеч белән таныштык, бораулаучы егетләрнең эш рәвешләрен күрдек, шартлаткычларны ничек коруларын карадык, геофизик егетләрнең профиль сузуларын күзәттек. Болар барысы да искиткеч тәэсирләр калдырды.

Биредәге "Ромашкинский" мәйданында эш күләме 162 квадрат километрны тәшкил итә икән, физик үлчәнеш буенча ул 16 мең 700 физик нокта дигән сүз. Заказчы - "Татнефть" җәмгыяте. Уртак уңыш өчен кайнаучы бу казанда - һәркемнең үз эше, үз вазифасы. Мәсәлән, эш иң элек топографларның җир өслегендә эшләнергә тиешле нокталарны - профильләрне билгеләве белән башланып китә. Алар сукмагыннан сейсмоотряд бара, егетләр кабельләр сүтәләр, датчиклар урнаштыралар, аннан бораулаучылар бригадасы шартлаткыч заряд урнаштыру өчен скважиналарны бораулый. Шартлатучылар заряд салалар, бу хакта сейсмостанциягә хәбәр иткәннән соң, андагы геофизик-оператор командасы тарафыннан шартлату процессы һәм иң соңгы операция - мәгълүматны яздыру башкарыла. Мәгълүмат бик зур күләмле. Бер үк вакытта 18 профильдән килә, профильләр арасы - нибары 300 метр. Эштә берникадәр кыенлыклар да килеп чыккалый. Биредәге табигый рельефның бик катлаулы булуы сәбәпле, барлык эшләрне дә диярлек кулдан башкарырга туры килә, автомобиль техникасы гаять сирәк кулланыла. Хезмәткәрләрнең үз эшләренә бирелгәнлеге, хезмәтләрен яратып башкарулары бөтен авырлыкларны җиңеп чыгарга һәм бик зур уңышларга ирешергә ярдәм иткән, әлбәттә. Алдынгы эшчеләрдән вибраторлар буенча механик Ш.Галиәхмәтов, бораулау-шартлату эшләре инженеры Ю.Расходчиков, сейсмоотряд начальнигы Д.Родионов, партия начальнигы урынбасары И.Хәсәнов, машина йөртүчеләр Ф.Юлбарисов, А.Севрюков, Ф.Низамов, шартлатучылар С.Масаков, Ю.Абрамов, С.Антонов, бораулау җайланмасы машинистлары В.Рябых, А.Ива-
нов, пешекче Н.Титова, шәфкать туташы О.Ишковаларны билгеләп үтәсе килә.

Әйе, партиянең эш күләме елдан-ел үсә, эзләнү ысуллары камилләшә бара, җиһазлар һәм тикшерү ешлыгы да арта, шул нисбәттән таләпләр дә катгыйлана. "Элек профильләрне берберсеннән 1-1,5 километр ераклыкта куйсак, хәзер һәрбер 300 метрны тикшерәбез. Хәтта һәрбер 150 метрда җирнең "йөрәк тибешен" тикшергән мәйданнар бар. Элек МОГТ-2D ысулын кулланып эшләсәк, хәзер кыйммәткәрәк төшүче һәм күләмле мәгълүмат бирүче МОГТ-3Dга күчтек", - ди Илшат Сабиров.

Партия ел әйләнәсе хезмәттә, җәен үз якларыбызда эшләсәләр, ноябрь ахырында Себер якларына җыеналар. Былтыр Коми Республикасында 313 квадрат километрга сузылган "Төньяк Ламбейшорский" мәйданында ачышлар ясаганнар. Быел әлеге мәйданда эшне бетереп, тагын да зуррак - 486 квадрат километрдагы "Амдермаель" мәйданына күчәргә ниятлиләр.

Булдырасыз, кара алтын табучылар, авыр һәм җаваплы эшегездә уңышлар юлдаш булсын сезгә!

Очраклылар юк монда

Әйе, үзенчәлекле затлар, үз һөнәренә гашыйк кешеләр эшли геофизиклар арасында. Корабль башындагы капитанга тиң партия начальнигыннан алып, гади эшчеләргә кадәр - барысы да үз эшен яратып, бирелеп башкара.

Реклама

Шулай булмый ни, эшчеләрдәге җаваплылык, уңган-булганлык гомерен геофизикага багышлаган җитәкче И.Сабировтан башлана. Илшат Әхмәдулла улы Башкортстан Республикасы Ярмәкәй районында туып- үсә, урта мәктәпнең 8 нче сыйныфын тәмамлаганнан соң, Октябрьский нефть техникумына укырга керә, менә шунда нигез салына да инде аның эшчәнлегенә. 1981 елда укуын тәмамлап, "Татнефтегеофизика" оешмасына эшкә килә, техник булып эшли башлый. Бер елдан соң армия сафларына алына. 1984 елда хезмәтен уңышлы тәмамлап, шушы ук оешмага эшкә килә. "Мин армиядән кайтканда безнең партия нәкъ менә бүгенге көндә без эшли торган авыл территориясендә тора иде", - ди ул. Алдынгы карашлы, тырыш, җаваплы хезмәткәр әкренләп
техник белгечлегеннән сейсмостанция операторы, аннан соң техник җитәкче вазифасын башкара һәм 2000 елда партия начальнигы итеп билгеләнә. Менә дистә елдан артык ул җитәкләүче команда яңадан-яңа эш күләмнәрен башкарып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп килә. Бүгенге көндә дус, тату команда 189 ке-шедән тора. "Гади техниктан җитәкче вазифасына күтәрелү һәм инде күп еллар дәвамында дистәләгән кешеләр белән идарә итүнең сере нидә?" - дигән соравыма Илшат Сабиров: "Әйе, эшебез бик үзенчәлекле, авыр һәм кызыклы да. Һәрвакыт диярлек гаиләдән дә читтә булырга туры килә. Тик шулай да бер җирдән икенче җиргә күчеп йөри торган гадәтем юк минем. Башта балалар яхшы шартларда үссен, бар әйберләре дә булсын дип тырыштым. Белеп торасыз, геофизикларның хезмәт хаклары башкаларга караганда шактый аерыла. Аннан соң инде эшемә бирелдем, әлбәттә", - ди елмаеп. Геофизика өлкәсендә эшләргә теләүче яшь белгечләргә киңәшләре шул: "Компьютерлаштыру, яңа техника геофизикага да үтеп керә, шуның өчен дә фән белән бергә атларга, теоретик нигезләрне яхшы итеп өйрәнеп, һәрвакыт яңалыклар дулкынында булырга, заманнан калышмаска тырышырга кирәк. Яшь җитәкчеләргә көнкүреш шартларын яхшырту өстендә һәрдаим эшләргә киңәш итәр идем. Көнкүреш шартлары начар була торып, хезмәткәрләр белән аралашу, алардан җитештерүдә яхшы нәтиҗәләр таләп итү дә мөмкин түгел. Әгәр дә бу өлкәдә сораулар туса, аларны иң беренче чиратта чишәргә кирәк дип уйлыйм. Оешма җитәкчелеге бервакытта да ярдәмнән баш тартмый".

Әйе, шунысы сөенечле, партия һәрдаим яшь белгечләр белән тулылана бара. Биредә геофизик оператор булып хезмәт юлын башлап кына җибәрүче Иван Спиридонов әле санаулы көннәрен генә эшли. Ул Казан федераль университетының геология факультетын тәмамлап кайткан. "Мин иң элек нефть һәм газ чыганакларын эксплуатацияләү-эшкәртү белгечлеге буенча Лениногорск нефть техникумын тәмамладым. Аннан соң "ТНГ-Групп" җәмгыяте вәкиле миңа укуымны Казанда дәвам итәргә тәкъдим ясады. Менә шундый юллар үтеп, бирегә эшкә кайтып урнаштым", - дип сөйләде ул. Егет бик өметле күренә, киләчәктә җәмгыятьне алга җибәрүдә үзеннән лаеклы өлеш кертергә насыйп булсын аңа.

Партиядә зур җаваплылык йөкләнгән хезмәткәрләрнең берсе - бораулау-шартлату эшләре инженеры Юрий Расходчиков белән дә күрешеп, аралашу бәхете тәтеде миңа. Чая, шат күңелле һәм бер генә минут та эшсез тора алмый торган хезмәткәр партия эшләсен өчен җитештерү, шартлаткычларны саклау, күчерүгә рөхсәт кәгазьләре әзерли һәм ул куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешен контрольдә тота. "Мин 64 нче
янгын сүндерү частен җитәкләдем. Аннан соң язмыш җиле "ТНГ-Групп" җәмгыятенә алып килде. Хәзер 12 ел инде биредә. Дөресен генә әйткәндә, эшем ошый. Нинди генә шартларда эшләсәк тә, вакыт үтү белән моңа бит бик нык күнегәсең һәм барысы да гадәти кебек тоела башлый. Җәй көне үз якларыбызда булганда, 3 атна эшлибез һәм бер атна ял итәбез. Базада яшәү һәм эшләү өчен мөһим булган барлык шартлар да тудырылган. Күреп торасыз, медпунктыбыз эшли, ашханәбездә көненә өч тапкыр ныклап, бик тәмле итеп ашаталар, урын-җирләрен атна саен алыштырып торалар, юынырга душ бар, эш өчен махсус киемнәр белән тәэмин итәләр. Шулай булгач, нигә эшләмәскә", - ди ул.

Сейсмоотрядның мие, команда пункты - ул сейсмостанция. Бирегә кыр буйлап сузылган профильләр, кабельләр тоташа. Аның белән җитәкчелек итүче үзенчәлекле белгечләрнең берсе - оператор-геофизик Вадим Шәгыйсолтанов. Ул 1984 елдан алып, 2000 елга кадәр Төньяк флотта хезмәт итә. Запастагы офицер геофизикага хәрби хезмәтен тәмамлаганнан соң килә. Монда эшләү дәверендә Казан дәүләт университетында профильле белем ала. "Кырда - чын ирләр эше, шунысы миңа бигрәк тә ошый. Монда тикмәгә генә килмәдем. Эшемнән ниндидер экстрим алам, һөнәри яктан канәгатьлек кичерәм, шулай ук матди як та мөһим фактор. Татарстанда да эшлибез, Себер якларына да китәргә туры килә. Моңа да уңай карыйм, якыннар күнекте инде, шуның өчен зур дулкынлану юк. Монда булуым һәм кем булып эшләвемнән канәгатьмен", - дип, уй-фикерләре белән уртаклашты ул.

Партиянең тагын бер алтын баганасы - сейсмоотряд начальнигы Денис Родионов. Ул профильдә эш оештырылуын, хезмәт җитештерүчәнлеген контрольдә тота. Денис Александрович исә иң элек укытучы һөнәрен сайлый, балаларга рус теле дәресләрен укыта. "Мәктәптә укыган вакытларда ук мөгаллимнәребезне күреп, минем дә укытучы буласым килде. Ләкин вакыт узган саен дөньяга карашлар үзгәрә икән. Геофизика оешмасы турында белдем, җәмгыять миндә зур кызыксыну тудырды. Икенче югары белем алгач, бирегә эшкә килдем, Хезмәт юлымны техник-оператор буларак башладым. Эшемне бик зур кызыксыну белән башкардым, тырыштым, соңрак сейсмоотряд җитәкчесе итеп куйдылар. Әгәр дә кешенең үзенең теләге, омтылышы булса һәм, чыннан да, эш белән кызыксынса, карьера үсеше кайда да мөмкин, әлбәттә. Һөнәремне яратып башкарам. Бүгенге көндә минем җитәкчелегемдә - 30 кеше. Егетләр эшкә килгәндә һәрберсе төрле дәрәҗәдәге белемле, төрле әзерлекле булалар. Араларыннан, гадәттә, эшләрен яратучылары, тырышлары, киләчәктә бу өлкәдә эшләргә теләкләре булып, белемнәрен арттырырга омтылган, максатчаннары гына төпләнеп кала".

Менә шулай элеккеге янгын сүндерүчеләр дә, укытучылар, хәрбиләр һәм башка һөнәр ияләре дә, тату, дус һәм бердәм булып, геофизик дигән исемне горур йөртәләр, җәмгыятьнең алга китүе өчен бар көчләрен куеп эшлиләр монда.

Рәсемнәрдә: (өстә уңнан сулга) партия начальнигы Илшат Сабиров яшь белгеч Иван Спиридонов белән; оператор-геофизик Вадим Шәгыйсолтанов; техник Рәис Фәррахов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: