Бөгелмә авазы

Авыллар бетмәсен!

10 сентябрь көнне Азнакай районы Яңа Ташлыяр авылы урынында истәлекле вакыйга булды. Инде җир йөзеннән юкка чыккан әлеге авылга бару юлында һәм авыл урынында истәлек һәйкәлләре куелды. Авылның инде ташландык хәлгә килгән зираты чистартылды, тимер рәшәткә белән уратып алынды, андагы каберлекләр тәртипкә китерелде.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Фотолар aznakayevo.tatar.ru сайтыннан алынды.

Халкыбызның: "Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел", - дигән гаять тирән мәгънәле әйтеме бар. Адәм балаларының күбесе, әлеге әйтем-
гә тугры калып, инде бакыйлыкка күчкән әти-әниләренең, туганнарының каберләрен тәртиптә тотарга тырышалар. Әмма күп очракта моның киресе дә күзәтелә шул. Менә бу очракта да, үз вакытында гөрләп яшәгән авыл тикле авыл беткән, зираты да ташландык хәлгә килгән /сүзем Яңа Ташлыяр авылы турында/. 1885 - 1982 елларда биредә халык яшәгән, аннан соң, илебездә эзлексез рәвештә алып барылган әле күмәкләштерү, әле кечерәйтү сәясәте тәэсирендәдер инде, әлеге авылда яшәүчеләр аны ташлап китәргә мәҗбүр булганнар, урбанизация /шәһәрләшү/ процессы үз эшен тулысынча башкарган булып чыга ягъни.
Ә бит әлеге кечкенә генә авыл да безгә халкыбызның ике бөек шәхесен - Россия һәм Татарстанның халык артистлары, республикабызның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Әзһәр ага Шакиров белән Нәҗибә апа Ихсанованы биргән. Белгәнебезчә, Әзһәр абый Шакиров лаеклы рәвештә шәһәребезнең Һади Атласи исемендәге фондның иң югары "Мәгърифәтче" исемен дә йөртә әле.
Әлбәттә, милләтпәрвәр затларыбызга үз авылларының җир йөзеннән юкка чыгуы тынгылык бирмәгәндер. Шуңа күрә алар төрле юллар эзләгәннәр һәм менә туган җирләренә рәхмәт йө-зеннән, ул урында авыл булуы турында һәйкәл куйдыруга ирешкәннәр. Аларга ярдәмгә җирле хакимият, "Таттелеком" җәмгыяте җитәкчелеге, авыл халкы килгән. Шулай итеп, изге эш тормышка ашкан. Үз чиратында, әлеге бөек артистларыбызны да зурлап, юлның Яңа Ташлыяр авылына борылган урынында, әлеге җирлектән чыккан Әзһәр абый һәм Нәҗибә апа хөрмәтенә мәһабәт һәйкәл ачтылар. Үзләре исән чагында шушы дәрәҗәдә олылауны күрүдән өлкән яшьтәге артистларыбыз бик мәмнүн булдылар.
Мондый күркәм чаралар оештыру һәрбер районда мөмкин бит. Шуңа күрә алда әйтелгән әйтемне онытмасак иде, җәмәгать.

Рәсемдә: Әзһәр ага Шакиров белән Нәҗибә апа Ихсанова - туган авыллары урынында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: