Авыл хезмәтчәннәренә дан җырлар чак
"Подгорный" кырларында - техника гөрелтесе, берьюлы 8 комбайн эшли. Арпа уралар. "Единая Россия" партиясе вәкилләре белән без журналистлар килеп җиткәч, алар да безнең янга тузан туздырып: "Бары биш минутка гына", - дип килеп туктады. Әлеге хуҗалыкта районның иң яхшы комбайнчылары һәм шоферлары эшли икән. Әтиле-уллы Андрей белән Константин Тугаевлар -...
"Подгорный" кырларында - техника гөрелтесе, берьюлы 8 комбайн эшли. Арпа уралар. "Единая Россия" партиясе вәкилләре белән без журналистлар килеп җиткәч, алар да безнең янга тузан туздырып: "Бары биш минутка гына", - дип килеп туктады.
Әлеге хуҗалыкта районның иң яхшы комбайнчылары һәм шоферлары эшли икән. Әтиле-уллы Андрей белән Константин Тугаевлар - уңган игенчеләр. Алар дистә елдан артык "Подгорный" хуҗалыгы басуларында иген ура. Константин бу эшкә 16 яшендә керешкән. "Башта кызык иде әти белән комбайнда йөрергә, мәктәпне бетергәнче гел бергә эшләдек. Хәзер инде минем үз комбайным бар. Яңгыр яумаганда һәр сәгатьнең кадерен белеп, быелгы уңыш өчен көрәшәбез. Көненә 15 бункер ашлык җыела. Эшләргә дә эшләргә!" - ди ул. Андрей Тугаев бүгенге көндә 480 тонна бодай суктырса, улы Константин 316 тоннаны җыйган. Ә Альберт Тәтиев уңыш суктыра башлаганнан бирле кырдан ындыр табагына үз "КамАЗ"ында 584 тонна бодай ташыган.
Уңганнар "Единая Россия" партиясе вымпеллары белән бүләкләнде. Аларны кыр батырларына Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов тапшырды һәм игенчеләргә армый эшләүләрен, зур уңышлар теләде.
"Уңышка килгәндә, ул быел аз. Шулай да, без булганына канәгать. Аны бит әле югалтуларсыз җыеп алырга кирәк, алган кредитларны да түлисе бар", - дип сөйли хуҗалык җитәкчесе Тәүфыйк Сәлахов. Быел хуҗалыкның 9 755 гектар чәчүлек җиренә солы, арпа, бодай чәчкәннәр. Көннәр яхшы торса, уңыш җыюны август ахырына тәмамларга ниятлиләр. Бер сүз белән, районда кылны кырыкка ярыр вакыт.
Бүгенге көндә Бөгелмә районында 31 293 тонна ашлык җыелган. Уңышның күләме гектарыннан уртача 15,5 центнер чыга.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2021 - 09:04Бөгелмә районында балалар китапханә лабораториясе эшенә старт бирелде Чара Восточный авыл китапханәсендә узды.2800
-
25 гыйнвар 2021 - 07:01Бөгелмәдә 25 гыйнвар һава торышы Синоптиклар хәбәр иткәнчә, бүген, дүшәмбе көнне, болытлы, урыны белән бераз кар яварга мөмкин, әкрен җил.4100
-
24 гыйнвар 2021 - 19:44Кыш көне нинди җиләк-җимеш һәм яшелчәләр файдалы? Кыш көне безнең организмга витаминнар җитми. Шул сәбәпле, иммунитет төшә, ягъни организмның төрле авыруларга каршы торучанлыгы кими. Ә витаминнарны без төрле җиләк-җимеш, яшелчәләрдән ала алабыз. Кыш көне аларның кайсыларын куллану файдалы соң?8700
-
24 гыйнвар 2021 - 17:14Ихласлык ислам юлдашымы? Дини сорауларга Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җавап бирә.7400
-
24 гыйнвар 2021 - 15:32Рафаэль Яруллин: “Әти, иң элек, кеше булырга өйрәтте!” Рафаэль Яруллин – Бөгелмәдә туып-үсә. 5нче урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт техник университетының (КХТИ) Бөгелмә филиалында технолог белгечлегенә укый. Өйләнгән, хатыны белән ул үстерәләр.6800
-
21 гыйнвар 2021 - 10:09Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килде.
-
18 гыйнвар 2021 - 10:05“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
24 гыйнвар 2021 - 11:08Татар халык театрының юбилей елы20 ел... Аз да, күп тә түгел. Әмма шул вакыт эчендә кечкенә генә труппа сәхнәгә 15ләп спектакль куя, Бөгелмә халкын татар сәнгатенә гашыйк итә, “Халык театры” исемен ала, Рәсәй буйлап гастрольләрдә йөри. Иҗат казанында кайнап, Бөгелмә халык театры вакыт үткәнен сизми дә калган. Баксаң, алар инде икенче дистәне ваклап килә икән...15000
-
23 гыйнвар 2021 - 11:24Сугыш хәрәкәтләре ветераннары Хәтер аллеясында өмә үткәрделәр Соңгы көннәрдә безнең төбәктә бик карлы булды.27800
-
24 гыйнвар 2021 - 11:08Татар халык театрының юбилей елы 20 ел... Аз да, күп тә түгел. Әмма шул вакыт эчендә кечкенә генә труппа сәхнәгә 15ләп спектакль куя, Бөгелмә халкын татар сәнгатенә гашыйк итә, “Халык театры” исемен ала, Рәсәй буйлап гастрольләрдә йөри. Иҗат казанында кайнап, Бөгелмә халык театры вакыт үткәнен сизми дә калган. Баксаң, алар инде икенче дистәне ваклап килә икән...15000
-
23 гыйнвар 2021 - 18:03«Своя колея 2021» проекты 23 гыйнварда ук ОТР каналында, Театр, Navigator Records каналында, «Синема» кинотеатрында күрсәтеләчәк «Своя колея 2021» проекты 23 гыйнварда 18.00 сәгатьтә (Түбән Камада бу НТР-Татарстан каналы - 24, НТР ВКОНТАКТЕ төркемендә, мэриянең рәсми сайтында һәм шулай ук ВКда), шулай ук ОТР каналында, Театр, Navigator Records каналында, «Синема» кинотеатрында күрсәтеләчәк.14500
-
23 гыйнвар 2021 - 17:31"Блокада икмәге" Бөтенроссия акциясе кысаларында Батырлык дәресләре Россия Хәрби дан көне алдыннан, «Блокада икмәге» Бөтенроссия акциясе кысаларында, 18-21 гыйнвар көннәрендә Бөгелмә волонтерлары «Блокадный Ленинград. Город непокоренных» батырлык дәресләре оештырдылар.11400
-
23 гыйнвар 2021 - 16:12Тагын ике бөгелмәленең тәүлек эчендә COVID-19 диагнозын расладылар Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 15 365 очрагы ачыкланган.11100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика