Бөгелмә авазы

Автомобильсез бер көн

1998 елдан бирле 22 сентябрьдә күп илләрдә "Автомобильсез бер көн" дигән экологик акция уза. Чараның максаты - автомобильләрнең әйләнә-тирә мохиткә зур зарар китерүе турында тагын бер кат искә төшерү. Бу чара ярдәмендә җәяү һәм велосипедта йөрүнең файдасы, кирәк җиреңә җәмәгать транспортында да шундый ук кыенлыкларсыз барып җитәргә мөмкин икәнлеге күрсәтелә...

1998 елдан бирле 22 сентябрьдә күп илләрдә "Автомобильсез бер көн" дигән экологик акция уза. Чараның максаты - автомобильләрнең әйләнә-тирә мохиткә зур зарар китерүе турында тагын бер кат искә төшерү.

Бу чара ярдәмендә җәяү һәм велосипедта йөрүнең файдасы, кирәк җиреңә җәмәгать транспортында да шундый ук кыенлыкларсыз барып җитәргә мөмкин икәнлеге күрсәтелә һәм аңлатыла.

Татарстан Республикасы ел саен әлеге акциядә актив катнаша. Әйдәгез, дөнья күләмендә алып барылган күркәм инициативаны хуплыйк һәм нибары бер көн дәвамында шәхси транспортларны һәм эш машиналарын куллануны чикләп торыйк!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: