Бөгелмә авазы

Автомобиль узышлары үтте

9 - 10 август көннәрендә Бөгелмәдә автомобиль кроссы буенча "Д3", "Д2-1600" дивизионнарында (Super Baggy) Россия чемпионатының V этабы, "Д1" дивизионында Россия кубогының V этабы, Д2-юниор, Д3-юниор, Д3-мини дивизионнарында Россия беренчелегенең V этабы үтте. Шул ук чара кысаларында автокросс буенча ТР Бөгелмә муниципаль районы башлыгы бүләгенә "Лада" дивизионында традицион хәйрия ярышлары...

Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе.
Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов билгеләп үткәнчә, быел әлеге чарага бик күп катнашучылар - 70тән артык кеше килгән. Алар Россиянең
38 шәһәре данын яклады. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, әлеге спорт төре-нә бөгелмәләрнең һәм шәһәр кунак-ларының игътибары елдан-ел арта.
Ярышларны тантаналы ачу 10 август көнне "Бөгелмә" автодромында үтте. Сәламләү сүзе белән Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Линар Закиров чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, шундый зур масштабтагы ярышларны кабул итү - Бөгелмә өчен зур горурлык. Шуның өстенә, агымдагы ел юбилей елы - безнең шәһәребездә автокросс бишенче тапкыр үтә. Ярышларны оештыруга куйган тырышлыклары өчен муниципалитет һәм шәһәр предприятиеләре хезмәткәрләренә дипломнар һәм истәлеккә кубоклар тапшырылды.
Әлеге чараны ТР Автомотоспорт федерациясе, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты, ТР "Ил-Барс" автомобиль спорты клубы иҗти-магый оешмасы һәм башкалар оештырды. Ярышларда 100дән артык полиция хезмәткәре тәртип сагында торды. Чара тыныч узды, күңелсезлек очракларына юл куелмады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча барлык дивизионнарда да җиңүчеләр билгеләнде: "Д1-Super Cars" дивизионында Айдар Нуриев (Kama EURO) - 1 нче, Вячеслав Чеботарев - 2 нче, Игорь Усов (KamaEURO) 3 нче булдылар; "Д2-1600" дивизионында 1 нче урын - Владимир Норкинга (УРФУ), 2 нче - Матвей Бересновка, 3 нче урын Игорь Усовка тәтеде; "Д3-Super Baggy" дивизионында беренче өчлектә Николай Рошка (УСЦ ПЕРОВО ДОСААФ, Мәскәү шәһәре), Сергей Маликов (ЦСКА), Илнур Мостафин (KAMAZMASTER) балкыдылар;
"Д2-Юниор" дивизионында Вячеслав Староверов (KamaEURO), Сергей Голованов (KamaEURO), Павел Конопляников; "Лада" дивизионында Альберт Гайнуллин (СТК Азнакай), Булат Гайнетдинов, Айгиз Динмөхәммәтовларга (СТК Азнакай) тиңнәр булмады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: