Бөгелмә авазы

Автоларыгызны кызганыгыз, үзегезне дә саклагыз

25 март көнне төшке ашка кайтып килгәндә тап булдык бу хәлгә. Некрасов һәм К. Маркс урамнары чатында бер җиңел машина дыңк итеп, "корсагы" белән чокырга батты.

Аптыраган хуҗа ишекне ачып чыкты да катып калды. Артка да, алга да барырлык түгел иде. Җитмәсә, Бөгелмәнеке дә түгел икән үзе. Бераздан үтеп баручы трактор тартып чыгарды диделәр соңыннан.

Реклама

Менә шулай, җәмәгать, уяу булыгыз, сак булыгыз, юлларда. Чөнки юллардагы чокырлар су белән тулган. Аның тирәнме-түгелме, үтәрлекме икәнен белерлек
тә түгел.

Хәләл көчегез белән алынган автоларыгызны кызганыгыз, үзегезне дә саклагыз, имин юллар сезгә, машина хуҗалары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: