Бөгелмә авазы

"Ата-аналар БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясе үтәчәк

2017 елның 7 февралендә Татарстанда "Ата-аналар БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясе узачак. Бу көнне ата-аналар балаларның ничек имтихан тапшыруларын үз мисалларында күрәчәкләр. Алар белән бергә имтиханны, шулай ук, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов та язачак. Акциянең максаты - ата-аналарны БДИ тапшыру процедурасы белән якыннан таныштыру. Имтихан...

2017 елның 7 февралендә Татарстанда "Ата-аналар БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясе узачак. Бу көнне ата-аналар балаларның ничек имтихан тапшыруларын үз мисалларында күрәчәкләр. Алар белән бергә имтиханны, шулай ук, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов та язачак.

Акциянең максаты - ата-аналарны БДИ тапшыру процедурасы белән якыннан таныштыру. Имтихан язуга 30 минут бирелә.

Имтихан биремнәрен эшләүдә республиканың барлык районнары да катнашачак. Катнашу - ирекле.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: