Бөгелмә авазы

Армиягә алыну яшен арттыруга Бөгелмә егетләренең фикере

Армиягә алу яше арта дигән сүзләр йөреп алды халык арасында. Әйе РФ Дәүләт думасында да күтәреп чыктылар бу мәсьәләне. Бүгенге көндә 18дән 27 яшькә кадәрле егетләр хәрби хезмәткә алына. Аны 30 яшькә кадәр ясарга дигән тәкъдим яңгыраган. Ләкин ул уңай караш алмады. Әллә бөтенләйгә, әллә беразга. Монысы билгеле түгел. Шулай...

Армиягә алу яше арта дигән сүзләр йөреп алды халык арасында. Әйе РФ Дәүләт думасында да күтәреп чыктылар бу мәсьәләне. Бүгенге көндә 18дән 27 яшькә кадәрле егетләр хәрби хезмәткә алына. Аны 30 яшькә кадәр ясарга дигән тәкъдим яңгыраган. Ләкин ул уңай караш алмады. Әллә бөтенләйгә, әллә беразга. Монысы билгеле түгел. Шулай да без Бөгемә егетләренең әлеге мәсьәләгә карата фикерләрен белешергә булдык.

Дилюс Сөнгатуллин:

«Кеше 27 яшькә кадәр качып йөргән икән инде, тагын ул 3 елны гына качып ята ала. Минемчә, армиягә чакыру яшен арттыруның файдасы юк. Мин үзем армиягә бармагач, төгәлен генә әйтә алмыйм инде. Дус егетләр әйтүе буенча, күп нәрсәләр синен кайсы хәрби частькә ләгүеңнән тора. Уземнең кечкенәдән үк дәүләт чиген саклау гаскәрләрендә хезмәт итү хыялым бар иде. Барып чыкмады шул, Армиягә, сәламәтлегем аркасында, бөтенләй алмадылар. Армиягә уңай карыйм. Әлбәттә, алам дисәләр бүген үк йөгереп барыр идем, чөнки бик яхшы эшләргә урнашырга мөмкинчелекләр бар».

Алексей Шабалин:

«Армиягә чакыру яшен арттырырга кирәкми, шулай ук 18 дән 27 яшькә кадәр калдырырга кирәк. Армиядә хезмәт итәргә бик уңай карыйм. Минем өчен армия - ул олыгаю мәктәбе. Аны һәр егет үтергә тиеш дип уйлыйм. Башында җил уйнаган малай-шалайдан, эшкә һәм илен сакларга сәләтле җитди ир-ат ясыйлар. Качучыларны үзем тотып берәм-берәм җибәрер идем. Мин үзем качмадым, качмас идем дә, әле чакырсалар тагын бер кат барып кайтыр идем».

Айдар Шайхуллин:

«Юк,артырырга кирәкми, утыз яшь күп инде ул, егерме җиде әйбәт кенә! Мин армиядә хезмәт итеп кайттым инде, качмадым. Мин анда күпкә өйрәндем. Һәр егет армия сафларында булып кайтырга тиеш! Качырга кирәкми. Әле чакырсалар тагын бер кат барып кайтыр идем!»

Алейсей Федотов:

«Минем уйлавымча, иң соңгы чакыру яше егерме дүрт яшь, чөнки аннан өстәге яшьләрдә инде гаилә кора башларга кирәк. Утыз яшьлек әти кешене баласыннан, гаиләсеннән аерып алып китүнең ни файдасы бар инде. Үзем әлеге вакытта армиядә хезмәт итәм, аңа уңай карыйм. Монда дусларыңның һәм әти-әниеңнең кадерен белә башлыйсың. Армиядән соң барысы да үзгәрә кая телисең шунда укырга, эшләргә бара аласың, чөнки мөстәкыльлек арта. Армиядә барысына да өйрәтәләр. Качучыларга карашым бик начар, бу гамәлне егетлек түгел дип уйлыйм. Үз теләгем белән армия сафларына киттем. Бер ел инде нәрсә ул, үтә дә китә».

Гөлназ ИШМИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: