Бөгелмә авазы

Ана капиталын – торак кредитына

*Белгеч аңлатмасы Яңа гамәлгә кергән федераль закон нигезендә, хәзер ана капиталы акчасын, балага өч яшь тулганны көтеп тормастан, торак кредитының беренчел взносын яки займын түләүгә тотарга мөмкин. Ана капиталы акчасын элек тә шул ук тәртиптә торак кредиты, яисә займын каплауга тоту мөмкинлеге бар иде, әмма - беренчел взноска түгел. Хәзер...

Елена ЛАТЫЙПОВА,
РФ Пенсия фонды Бөгелмә районы һәм шәһәре бүлеге начальнигы урынбасары.

Моннан тыш Россия Пенсия фонды идарәсе ана капиталы акчасыннан бер генә тапкыр бирелә торган түләү өчен гаризалар кабул итә. Исегезгә төшерәбез, ул 20 000 сум тәшкил итә. Гаиләләр бу акчаны көндәлек ихтыяҗга да тота алалар. Әлеге хокуктан Россия Федерациясе территориясендә яшәүче, 2015 елның 31 декабренә кадәр ана капиталы сертификатын инде алган, яисә алачак һәм әлегә ул акчадан тулысынча файдаланып өлгермәгән гаиләләр файдалана ала. Бер тапкыр бирелә торган түләүне алу өчен 2016 елның 31 мартыннан да соңга калмыйча гариза бирү сорала.

Гаризаны, бала туганнан алып күпме вакыт узуга карамастан, РФ территориясендә яшәүче һәрбер сертификат иясе яза ала. Анда СНИЛС номеры, ана капиталы сертификатының сериясе, номеры күрсәтелә. Үзегез белән шулай ук шәхесне раслаучы һәм счёт ачуны раслый торган, реквизитлары күрсәтелгән документ кирәк булачак. 20 000 сум, яисә сертификат счётында калган аннан кечерәк сумма ике ай дәвамында күчерелә.

2015 елның май аенда үз көченә шушы закон кергәннән алып, Бөгелмәдә бер тапкыр бирелә торган акчаны сорап, сертификат ияләреннән 900ләп гариза кергән инде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: