Бөгелмә авазы

Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театры үзенең 82 нче сезонын ачып җибәрде

Узган атнаның җомга кичендә Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театры үзенең 82 нче сезонын ачып җибәрде. Сәламләү сүзләре белән тамашачыларга һәм театр коллективына башкарма комитет җитәкче урынбасары Элвира Ризванова мөрәҗәгать итте. Ул Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров исеменнән театр директоры Владислав Юдинга мактау хаты тапшырды. Тантана вакытында...

Узган атнаның җомга кичендә Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театры үзенең 82 нче сезонын ачып җибәрде.

Сәламләү сүзләре белән тамашачыларга һәм театр коллективына башкарма комитет җитәкче урынбасары Элвира Ризванова мөрәҗәгать итте. Ул Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров исеменнән театр директоры Владислав Юдинга мактау хаты тапшырды.

Тантана вакытында Баталов исемендәге өр-яңа премиясенең беренче лауреатлары бүләкләнде. "Намус һәм ихтирам" (Честь и достоинство) номинациясендә Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, 50 елдан артык гомерен театрга багышлаган Равил Сәлимов һәм гример-пастижер Валентина Мишукова бүләкләнделәр. "Театр өмете" номинациясендә исә мактаулы исемгә Ләйсән Хәбибуллина лаек булды.

Алга таба тамашачылар Ж. Летразның "Ребенок напрокат" дигән әсәрен карады. Театр сезоны нәкъ әлеге әсәр белән ачылды. Сәнгать сөючеләрне һәм бөгелмәлеләргә югары мәдәни ял бүләк итүчеләрне әлеге вакыйга белән тәбриклибез! Тамашалар һәрчак аншлаг белән узсын!!!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: