Бөгелмә авазы

Алдан эшләгән – откан

Матур көз айлары да бер-бер артлы сизелмичә узып бара - инде уртасын уздык. Димәк, тиздән кар-бураннары белән кыш та килеп җитәр. Бу инде, җәмәгать, 2016 елның беренче яртысына яраткан газетабыз "Бөгелмә авазы"на язылу хәстәренә керешергә вакыт дигәнне аңлата. Чөнки халыкта "Алдан эшләгән - откан" дигән бик урынлы мәкаль бар.

Венера МИНГАЛИЕВА,
хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.
Быел күңелләребезгә нур өстәүче әлеге басманың чыга башлавына 25 ел тула. Иң авыр елларда да "Бөгелмә авазы" чыгудан туктамады, ә халкыбыз бердәм булып язылган чорларда аның тиражы 3 меңнән дә артып киткән чаклар булды.
Бүген дә күмәкләшеп тырышсак, газетаның нигезе беркайчан да какшамас, киресенчә, ныгый гына барыр. Газетада эшләүче каләм осталары тырышлыгы белән шәһәр һәм район халкы һәр эш-гамәлдән хәбәрдар булып тора. Без - газета укучылар аны ярдәмебездән ташламыйча, ягъни күмәкләшеп язылсак, аның тиражы артыр һәм, билгеле инде, "Бөгелмә авазы"ның киләчәге якты булыр.
"Бөгелмә авазы" - милләтебез мәнфәгатен кайгыртучы басма ул. Аны укып, төбәгебездә яшәүче кызыклы шәхесләрнең тормыш юлы белән танышабыз. Мин үзем, мәсәлән, шәһәрдә һәм районда булган яңалыкларны яктырткан мәкаләләрне укырга бик яратам. Гомумән, "Бөгелмә авазы" татар җанлы һәрбер кешенең чын ахирәтенә, сердәшенә, киңәшчесенә һәм якын дустына әверелде. Ул телебезне саклый һәм аны киләчәк буыннарга җиткерүгә үзеннән гаять зур өлеш кертә. Җирле шагыйрәбез Мөбәширә Шәрәфетдинова менә бу дүртьюллыкта халык фикерен бик дөрес чагылдырган:
Яратабыз җирле басмабызны,
Газетабыз бик тә халыкчан.
Милләтенә хезмәт иткән өчен
Ишетә ул рәхмәт халкыннан.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: 2016 елда да һәммәбез дә газета белән бергә булырбыз дигән ышанычта калам.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: