Бөгелмә авазы

Акыллы кешеләрдән акыллы балалар туа

Кешеләр аны – “Алфавит-малай”, ә өйләрендә “Тамерлан хан” дип атап йөртәләр.

4 яшендә генә булса да, Тамерланның яраткан уенчыклары машина һәм солдатлар түгел икән.  Ул “Әлифба” хәрефләренә мөкиббән. Күптән түгел Россиянең Беренче каналы Казанның дүрт яшендә дөньядагы 40 телнең алфавитын, шул исәптән татар телен дә өйрәнгән әлеге сәләтле малае турында сөйләде.

Баксаң, Тамерлан Бөгелмә муниципаль телевидениесендә директор булып эшләп киткән Светлана Спиринаның улы булып чыкты. Светлана Спирина безнең районга, зур кайгы кичергәч, бердәнбер булган 18 яшьлек кызлары вафат булганнан соң, яраларын төзәтергә, фаҗига турында онытыйк дип, ире белән бергә күчеп килә. Ләкин кайгысын җиңеләйтим диптер, Аллаһы кодрәте белән ул көтмәгән дә авырга уза. 40тан узгач бала табарга ярамаганлыгын аңлап, хатын-кызлар консультациясенә, поликлиникага юл ала.

  • Еш кына хатын-кызлар консультациясе мөдире Елена Александровна Федотованың сүзләрен искә төшерәм, ул: “Бернидән курыкмыйча бала табыгыз, акыллы кешеләрнең балалары да акыллы булып туа”, - дигән иде. Шулай килеп тә чыкты. Тамерлан йолдызлар бүләге ул, - ди  әни кеше үзе.

Алма алмагачтан ерак төшми, диләр халыкта. Бу, чыннан да, шулайдыр инде. Журналистикада бик күп югары исемнәргә лаек булып, дан казанган Светлана Спиринаның малае да аның үзенә охшаган. Шук, тапкыр, өлгер малай. Ул 4 яшьтә генә булуына карамастан, телләрнең үзенчәлеген аңлап алган, аларның аермасын әйтеп бирә ала, тирән анализ ясый.

Тамерлан бүгенге көндә әрмән әлифбасы белән мавыга. Хәрефләргә булган мәхәббәте 10 айда ук ачылган. Ул үз исеменең баш хәрефе “Т”ны танып күрсәткән. Малайның талантын күреп, әти-әнисе аңа алфавит төшерелгән пазл һәм кубиклар сатып ала. Бер елдан соң ул рус һәм инглиз хәрефләрен камил белә торганга әйләнә. Алга киткән саен, үсеш дәрәҗәсе дә арта малайның.  Яшь ярымнан башлап, Тамерлан башка тел алфавитларын да укый һәм бөтен хәрефләрне танып, аларны кәгазьдә сурәтли алуга ирешә.

  • Улыбыз 1 яшь тә 10 айга кадәр бер сүз дә әйтмәде, шул ук вакытта 2 алфавитның хәрефләреннән теләсә нинди катлаулы сүзләрне җиңел яза, китапларда теләсә нинди сүзне таба ала иде. Сөйләшә һәм укый белүебез нидән башланды соң? Бу эш берьюлы булды. “Т” хәрефен яхшы белгән улыбыз осталыгын Тургеневның “Отцы и дети”  китабы белән ачты. Бервакыт карасам, шул китапны култык астына кыстырган да, “Тургенев, “Отцы и дети” дип, әлеге сүзләрне кабатлап йөри бу. Көлештек инде, аннан соң ул урамда “Даруханә”, “Әйдәгез, хоккейга!”  сүзләрен туктап укый башлады. Тамерлан кыска вакыт эчендә, үз теләге белән иврит, корея, гарәп, татар, алман, француз, мари, кхмер, япон һәм испан, португал, фин, төрек, белорус, украин, чех һ.б. алфавитларын үзләштерде. Йортыбыз уенчыклар белән түгел, ә төрле телдәге алфавитлар белән тулды, күбесен әле дә таба алмыйча интегәбез. Улыбызның таләпләре зурдан. Кайбер хәрефләрне таба алмаса, кәефе китә. Туган көненә “3D-ручка”сын сатып алырга туры килде. Аның ярдәме белән булмаган хәрефләрне үзебез ясыйбыз инде хәзер. Шулай ук аның яңа мавыгулары да барлыкка килә: кайчагында химия таблицасы (символлар буенча бик күп элементларны белә), математикадан катлаулы мисалларны чишә ала. Татар җырларын һәм француз җырчысы Мирей Матьены яратып тыңлый. Шулай ук ул һәр бала кебек таудан шуарга, комда казынырга, су коенырга, урманда йөрергә ярата. Һәр яктан пунктуаль, ризык һәм кием сыйфатына таләпчән, аралашучан бала. Укытучылары һәм репетиторлары юк, хәрефләрне күңел тартуы белән генә өйрәнә, өстендә басып, өйрәтеп тормыйбыз, - дип сөйли бәхетле әни.

Әлеге яңалыкларны ишеткән Елена Федотова:

  • Беләсезме, без йөкле һәр хатын-кызны ачык йөз белән кабул итәбез. Светлана ханым безгә ярдәм, киңәш сорап килгәч, аны эмоциональ яктан куәтләдек. Ул без биргән киңәшләрдән тайпылмады, барысын да вакытында һәм төгәл үтәп барды. Шифалы сүзләр, Аллаһы теләге белән, менә нинди могҗиза ясый бит! Соклангыч! Без Светлана һәм аның улы өчен бик шатбыз, - ди.

 “Тамерланда булган уникаль талант каян килеп чыга соң?” -  дип сорау бирер күпләр. Белгечләр моны генетикага һәм әйләнә-тирә мохиткә бәйли. Ә ата-ана тудырган уңайлыклар аеруча кадерле. Мондый очракта бала үз талантын камилләштерә генә бара. Тамерлан - моңа яхшы мисал. Вундеркинд исеменә лаек булган малай өч көн саен үзенә алфавитларда фаворит сайлый. Бүген ул кытай теленә өстенлек бирсә, өч көннән соң швед, яки камбоджа теленә күчә һ.б.. Шул рәвешле, үз белемен үстерә генә бара.

  • Без гаиләләр белән дус. Тамерлан үзенең уникаль бала булуын кечкенәдән үк күрсәтте. Аның карашы туганда ук бик җитди, төпле иде. Гел кулда булды, берүзе ятып торырга яратмады. Әтисе аңа төрле китаплар укып торды. Бала кешесе булса да, әкиятләрне яратмый ул, аңа күбрәк теорияле китаплар ошый. Бер тапкыр бүләккә паровоз алып килдек. Ике яшьлек Тамерлан аның тавышыннан курыкты. Уенчык паровозны туктатып, кайдан тавыш чыкканын, аның ничек эшләвен аңлатканнан соң, ул аны читкә алып куеп: “Я понял”, - дип кенә әйтте дә, янә хәрефләр белән уйнарга кереште. Ул бер кешегә дә охшамаган бала, лингвистика белән шундый дус. Ул Болгардагы кабер ташларындагы язуларны да бик тиз укып бирә ала, - ди Ирина Матвеева.

Татарстанның иң биек төбәгендә - Бөгелмәдә җан иңгән һәм 40 телне белгән Тамерлан хәзер - чын йолдыз. Малай Максим Галкинның танылган тапшыруына чакыру алган. Аны шулай ук Рент тв, Мир каналыннарыннан да күрсәтәчәкләр. Ә без исә, телевизор карап, малайның уңышларын күреп сокланырбыз һәм “Безнекеләр!” дип горурлык хисләре кичерербез дип уйлыйм. Афәрин, Тамерлан, булдырасың! Киләчәктә дә уңышлар телибез сиңа!

Шунысы шатландыра, Тамерлан газета битендәге бу язманы үзе укыячак.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА

Фотолар гаилә архивыннан алынды

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: