Бөгелмә авазы

Агротуристлар юлы буйлап. Тукталыш: Иске Исаково авылы (+ФОТОЛАР)

Бөгелмә районы буйлап сәяхәт вакытында һәр авылның табигате генә түгел, ә аның кешеләре дә үзенчәлекле икәнен ачыклана. Кайдадыр терлекчелеккә, бакчачылыкка өстенлек бирелсә, Иске Исаково авылында яшәүче Петряковлар гаиләсе умартачылык шөгылен үз иткән. Алар бер гектар җирдә 250 умарта асрый. Крестьян-фермер хуҗаклыгын Константин Петряков җитәкли. Ләкин ул үзе генә зур хуҗалыкны...

Бөгелмә районы буйлап сәяхәт вакытында һәр авылның табигате генә түгел, ә аның кешеләре дә үзенчәлекле икәнен ачыклана. Кайдадыр терлекчелеккә, бакчачылыкка өстенлек бирелсә, Иске Исаково авылында яшәүче Петряковлар гаиләсе умартачылык шөгылен үз иткән.

Алар бер гектар җирдә 250 умарта асрый. Крестьян-фермер хуҗаклыгын Константин Петряков җитәкли. Ләкин ул үзе генә зур хуҗалыкны алып бара, тиешле игътибар биреп бетерә алмас иде әлбәттә, аңа аның зур гаиләсе, туган-тумачалары ярдәм итә. Аларның бу эшкә мөкиббән булуы йөзләренә чыккан. Үзләре эшләгән эш турында бирелеп сөйлиләр.

Туристларны каршы алганнан соң, хуҗа кеше журналистларга умартачылык эше, аның төп нигезләре турында сөйләде. Шуннан соң, битлекләр киеп (кем кимичә), үз куркуларын җиңеп, туристлар умарталыкка кереп китте. Балның төрлесен тәкъдим итә умартачылар. Алар ассортиментында: карабодай, юкә, кырлач (кипрей), кандала үләне (донник) һәм урман чәчкәләре балы. Уңышлы елны бер сезонга алар 10 тонна бал аертып ала икән.

Бу фермада умарта кортларын бал өчен генә тотмыйлар, ә аларның сәламәтлеккә файдалы башка якларын да кулланалар. Умарталык янында мунчаны хәтерләткән кечкенә генә бер йорт төзеп куйганнар. Ул гади түгел, ә "апи-йорт". Бу гаилә сәламәтлек артыннан хастаханәгә түгел, ә шушы йортка йөри икән. Аны ике катлы йорт дип атарга була. Аскы өлешендә бал кортлары яши, өстә - ятаклы бүлмә. Ятакта тишекләр бар, ләкин ул челтәр белән капланган, шуңа күрә бал корты чагар дип куркырга кирәкми. Шушы ятакка ятып, бал исе һәм умарта кортларының гөж килүен тыңлап, ләззәтләнергә кирәк икән.

- Аның файдасы да зур, - ди умарта тотучылар. - Кортлар тудырган микровибрация организмга яхшы тәэсир итә. Умарта яны һавасы йогышлы (инфекцияле) чирләргә каршы торырга ярдәм итүче ионнарга бай. Шунда кереп берәр сәгать ятып торсаң, кыш буена җитәрлек файда алып чыгасың. Хуҗалар моның шулай икәнен үз мисалында исбатлый ала.

Җәй көне табигатьнең байлыгы ишелеп тора. Файдалы үләннәре, җиләк-җимешләре - болар барысы да һәркем кулы астында. Бу гаилә мөмкинлекне кулыннан ычкындырмаган, кыр нәрсәгә бай, шуннан файдаланып калырга ашыккан. Сәламәтлек өчен дә, кесә калынлыгы өчен дә менә дигән мөмкинлек. Алар безнең кырларда җәелеп үскән, күпләргә таныш булган "Иван-чәй" (аны "кипрей" дип тә йөртәләр, безнеңчә - "кырлач") җитештерү белән дә шөгыльләнә. Җыеп алып, махсус аппаратта бөтереп киптерә һәм төргәкләп сатуга әзерли.

"Иван-чай" - ул көч бирә һәм тонусны күтәрә, нерваларны тынычландыра, баш авыртуын баса. Шифалы үлән тәннең арыганлыгын баса һәм йокыны яхшырта.

Кунак-журналистларны агротуризм маршрутының һәр ноктасында сыйладылар, бу гаилә дә традицияне бозмады. Өстәл түрендә - самовар. Туристларны "Иван-чәй" һәм яңа бал белән сыйладылар. Алар янында яңа пешкән коймагы да, алдагы көнне генә җыеп кайтып, пешереп тозланган гөмбәсе дә, яңа гына җыелган җир җиләге дә бар иде. Безнең як табигатенең бай булуына журналистлар тәгаен инанганнардыр, мөгаен.

Кырлач ("Иван-чәй") кайнату ысулы

Ике калак үләнгә кайнаган су салабыз һәм ун минут төнәтәбез. Шулай ук бераз кайнатып алырга да була. Башка чәй белән кушарга киңәш ителми. Бөтнек кушарга була. Бал белән эчсәң, файдасы тагын да күбрәк.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Автор һәм Альбина Акимова фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: