Бөгелмә авазы

8 июль – Гаилә, 7 июль туйлар көне

Иртәгә, 7 июль көнне Бөгелмә ЗАГСында «туй бумы" көтәләр. Ник дисәң, "7.07.2017" саны - матур сан. Шул рәвешле, бу көнне никахларын рәсми теркәп, туй ясарга теләүчеләр саны бик күп икән. Әлеге сан өчен көрәш узган елның декабрь аенда ук башланган: яшь парлар ЗАГСка гаризаларын шулай иртә китерә башлаган. Быел бу...

Иртәгә, 7 июль көнне Бөгелмә ЗАГСында «туй бумы" көтәләр. Ник дисәң, "7.07.2017" саны - матур сан. Шул рәвешле, бу көнне никахларын рәсми теркәп, туй ясарга теләүчеләр саны бик күп икән. Әлеге сан өчен көрәш узган елның декабрь аенда ук башланган: яшь парлар ЗАГСка гаризаларын шулай иртә китерә башлаган. Быел бу көнне туй ясарга теләүчеләр саны 23кә җиткән. ЗАГС бүлеге начальнигы Ильвира Сәгъдиева сүзләренә караганда язылышучыларны теркәү иртәнге 8 дә башланып, кичке 5тә генә тәмамланачак икән.

Ел башыннан Бөгелмәдә 251 пар гаилә корып җибәргән. Бүгенге көн исә - 7.07.2017 саннары белән билгеләнгән дата, дөньядагы меңләгән бәхетлеләр өчен истә калырлык булачак: елмаеп торган кәләшләр, фейрверклар, чәчәкләр шәһәрләрне бизиячәк.

Мондый бәйрәм мәхәббәткә киртәләр булмавын тагын бер тапкыр дәлилли. Ә иртәгә, 8 июль көнне, Гаилә көне билгеләп үтелә.

Яңа туган гаиләгез белән сезне, яшьләр! Гомер буек бәхетләр юлдаш булсын, ак шатлыклар елмаеп торсын сезгә!

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: