Бөгелмә авазы

50 елга алга карап

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 4 июль көнне узган нефть саммитында республикадагы нефтькә кагылышлы хәлләрне, беренче ярты еллык эшчәнлекне уңай бәяләде.

Марина КОЛЕСНИКОВА,
Бөгелмә муниципаль районы хакимияте матбугат хезмәте җитәкчесе.
Альбина Акимова фотосы.
Җәйге нефть саммиты традиция буенча Бөгелмәдә - Карабаш сулыгы ярында узды. Җыенда нефть чыгару компанияләре җитәкчеләре, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстанның министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, шул исәптән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов катнаштылар.
Чарада катнашучылар башта "Татнефть" ААҖ нефть тармагының, Казан (Идел буе) федераль университетының, "РИТЭК" компаниясенең актуаль эшләнмәләре экспозицияләре белән таныштылар. Күргәзмәләрдә бораулау, нефть чыгару, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыруның яңа технология-ләре, эшләнмәләре күрсәтелде.
ТР Президенты Р. Миңнеханов үз чыгышында агымдагы елның беренче яртысында республикабызда 16 миллион 384 мең тонна нефть чыгарылганын әйтте. Шуның 12 миллион 986 мең тоннасы "Татнефть" өлешенә туры килә, узган ел белән чагыштырганда 50 мең тоннага артыграк күрсәткеч бу. Кече нефть компанияләренең республика нефте-нә керткән өлеше 21 процент тәшкил итә.
Татарстан бюджетының - 194,5 миллиард сумын (федераль бюджетның - 180 миллиард) нефть тармагы салымнары тәшкил итә. "Нефтеконсорциум" ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев әйтүенчә, кече компанияләр тарафыннан беренче ярты елда 85 яңа скважина сафка бастырылган, ел ахырына аларның саны 200гә җитәр дип көтелә. Шул ук кече компанияләргә кертелгән капиталь салымнар күләме 4,7 миллиард сум тәшкил итә. Ә "Татнефть" ААҖ баш инженеры Наил Ибраһимов компаниянең яңа технологияләрне ничек үзләштерүе турында сөйләде. Беренче ярты елда инвестицияләр күләме 1,6 тапкыр арткан. Тәүлегенә 8,7 тонна дебит белән эшли торган 127 яңа скважина сафка кертелгән.
Утырыш йомгакларын Татарстан Президенты журналистларга биргән интервьюда бәян итте: "Без бүген нефть сәнәгатен үстерүнең инновацион алымнарын карадык. Хәзер киләчәктә 20, 30, 50 ел дәвамында нефть чыгару өчен ресурслар базасын һәм технологияләрне тәэмин итү бурычын алга куеп эшлибез. Бүгенге мөһим чара бик югары дәрәҗәдә узды".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: