Бөгелмә авазы

4 сентябрь – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне Котлыйбыз!

Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате тармагы ветераннары һәм хезмәткәрләре! Сезнең барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбриклим. Нефть һәм газ сәнәгате һәрвакыт илебез икътисадының, энергетик куркыгычсызлыгының төп нигезе, сәнәгатьнең тармакара өлкәләре үсешендә локомотив булып торды һәм киләчәктә дә шулай булачак. Бу бәйрәм...

Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате тармагы ветераннары һәм хезмәткәрләре! Сезнең барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбриклим.

Нефть һәм газ сәнәгате һәрвакыт илебез икътисадының, энергетик куркыгычсызлыгының төп нигезе, сәнәгатьнең тармакара өлкәләре үсешендә локомотив булып торды һәм киләчәктә дә шулай булачак.

Бу бәйрәм безнең шәһәребез өчен аеруча әһәмияткә ия. Нефть, ягулык- энергетика сферасы предприятиеләре озак еллар дәвамында районыбыз икътисадына саллы өлеш кертәләр, шәһәр һәм районның үсеше, аның энергетик куркынычсызлыгы өчен ышанычлы база белән тәэмин итәләр, ныклы социаль тотрыклылык нигезе булып торалар.

Тармак ветераннарына аеруча рәхмәт сүзләремне җиткерәсе килә. Сезнең көч белән сугыштан соңгы авыр елларда Татарстанда илнең яңа эре нефть-газ үзәге булдырылды. Югары профессионаллык, җаваплылык, эштә фидакарьлек нефтьчеләр һәм газчыларның яңа буыны белән ныгытыла.

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре, сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, авыр хезмәтегездә яңа үрләргә ирешүегезне телим.

Иң изге теләкләр белән,

Линар ЗАКИРОВ,

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,

Бөгелмә шәһәре мэры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: