Бөгелмә авазы

19 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров сәламәтлек саклау системасында эшләүчеләрне Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан чын күңелдән котлый. - Сезнең һөнәр - көн саен искиткеч тырышлык, чиксез шәфкатьлелек, сизгерлек һәм фидакарьлек таләп итә торган каһарманлык үрнәге ул. Тәндәге чирләрне дәвалау белән бергә, сез кеше күңеленә оптимизм өстисез, иң...

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров сәламәтлек саклау системасында эшләүчеләрне Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан чын күңелдән котлый.

- Сезнең һөнәр - көн саен искиткеч тырышлык, чиксез шәфкатьлелек, сизгерлек һәм фидакарьлек таләп итә торган каһарманлык үрнәге ул. Тәндәге чирләрне дәвалау белән бергә, сез кеше күңеленә оптимизм өстисез, иң кыен мизгелләрдә ярдәмгә килеп, еш кына мөмкин булмастай тоелган могҗизалы эшләр башкарасыз, пациентларның сәламәтлеге һәм гомере өчен өстегезгә җаваплылык алып эшлисез. Катлаулы да, гүзәл дә хезмәт юлын сайлаган кешеләр сез - көннең көнендә кешеләргә күңел җылысы, игътибар, савыгу шатлыгы биреп торасыз.

Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, армый-талмый эшләвегезне һәм эшегездә яңа уңышларга ирешүегезне телим. Күңелегезгә якын кешеләрнең игътибарын тоеп яшәгез, өегездә иминлек булсын! Ә эшегез шатлык кына китерсен, үзегезгә ышанычны тагын да арттырырга, һөнәри юнәлештә арытаба камилләшергә, үсәргә ярдәм итсен!, - диелә котлауда.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: