Бөгелмә авазы

Бүген Россия прокуратурасына 295 ел

РФ прокуратурасы хезмәткәрләре бу һөнәри бәйрәмне, 1995 елның 29 декабрендә Россия Федерациясенең беренче Президенты Борис Николаевич Ельцин махсус Указ чыгарганнан соң, 1996 елдан билгеләп үтә башладылар. "Россия прокуратурасы хезмәткәрләре көне"нең 12 гыйнварда билгеләнеп үтүе очраклы хәл түгел. Нәкъ шул көнне, тик 1722 елда, император Петр галиҗәнапләре хакимлек итүче сенатта беренче...

РФ прокуратурасы хезмәткәрләре бу һөнәри бәйрәмне, 1995 елның 29 декабрендә Россия Федерациясенең беренче Президенты Борис Николаевич Ельцин махсус Указ чыгарганнан соң, 1996 елдан билгеләп үтә башладылар.

"Россия прокуратурасы хезмәткәрләре көне"нең 12 гыйнварда билгеләнеп үтүе очраклы хәл түгел. Нәкъ шул көнне, тик 1722 елда, император Петр галиҗәнапләре хакимлек итүче сенатта беренче тапкыр генерал-прокурор вазыйфасын булдыра. Казан губерниясендә 1731 елның 2 апрелендә беренче прокурор итеп кавалергард Яков Александрович Маслов билгеләнә.

Прокуратура структурасын оештырганда, Петр I бу оешма каршына "тәртипсезлекләр, гаделсезлек, ришвәтчелек һәм законсызлык килеп чыгуга сәбәп була торган бөтен явызлыкны бетерү, яисә көчсезләндерү" бурычын куя. Дәүләт институты буларак, прокуратураның урыны һәрчак үзгә булды. Аның күзәтчелек итү функцияләре җирле структуралардан бәйсез булуны таләп итә. Безнең элгәреләребездән үк килә торган изге төшенчә һәм катгый кагыйдә дә шуңа нигезләнә: Россия дәүләте прокурорларын акча биреп үз ягыңа аудару да, бәйсезлегенә күрә, аларга читтән бернинди йогынты ясау да мөмкин түгел.

Өч йөз елга якын элекке вакыттагыча, прокуратура бүген дә дәүләтебезне законнарны бозучы намуссыз гражданнардан, ә гражданнарның үзен дәүләтнең гадел булмаган гамәлләреннән саклый. Кеше һәм гражданинның конституцион хокукларын, дәүләттәге һәм җәмгыятьтәге мәнфәгатьләрен яклау, законнарның үтәлүен һәм хокук тәртибен тәэмин итү, җинаятьчелеккә каршы эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү бүген дә безнең эштә өстенлекле юнәлеш булып тора. Прокуратура - кеше үзенең теләсә нинди хәсрәте, яисә проблемасы белән мөрәҗәгать итә ала торган бердәнбер дәүләт органы дисәк тә, дөреслектән читкә тайпылу булмас. Европа илләрендәге коллегалардан аермалы буларак, безнең прокурорлар җәза бирү функциясен үтәүне генә түгел, ә законлы хокукларын яклауда кешеләргә ярдәм күрсәтүне дә төп бурычлары дип саныйлар. Россия прокурорлары гражданнарның чиновникларга, эш бирүчеләргә, полицейскийларга, ведомство җитәкчеләренә каршы язган дәгъваларын да тикшерәләр. Европа Советы Россия прокуратурасының хокукый яклаучы буларак эш тәҗрибәсен башка илләрдә дә киң кулланырга тәкъдим итә. Файдалы, кыйммәтле тәҗрибә бу.

Прокуратураның иң ышанычлы дәүләт институты дип саналуы да юкка гына түгел. Гражданнарның, балаларның, ветераннарның һәм инвалидларның хокукларын яклау, җинаятьчелеккә һәм коррупциягә каршы көрәш, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә бик зур хезмәт куела.

Бөгелмә прокуратурасында эшләүчеләр дә Россия Федерациясе законнары тайпылышсыз үтәлсен өчен үзләреннән зур өлеш кертәләр. Узган 2016 елда гына да, мәсәлән, Бөгелмә шәһәр прокуратурасы катнашы белән хезмәт турындагы законнарны бозган 53 кеше административ җаваплылыкка тартылды. Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы чаралар күрү, коррупциягә, экстремизмга, һәм террорчылыкка каршы тору кебек юнәлешләргә аеруча өстенлек бирелә.

Шунысын аерып әйтү мөһим булыр, эштә уңай күрсәткечләргә райондагы эчке эшләр, федераль куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм республикадагы хокук саклау органнарының башка территориаль бүлекчәләре белән бергә эш итү нәтиҗәсендә ирешеп булды. Прокуратурага йөкләнгән бурычны уңышлы башкару - шулай ук Бөгелмә муниципаль районы җирле үзидарә органнары һәм суд белән бердәм эшләүнең дә нәтиҗәсе ул.

Узган елда ирешкән уңышлар - шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре коллективының тырыш хезмәт җимеше. Бу эшкә инде берничә дистә ел гомерен багышлаган фидакарь хезмәткәрләрнең берничәсен аерып күрсәтәсем килә. Алар: Бөгелмә шәһәре прокуроры ярдәмчесе Рәшит Хәмидуллин, I разрядлы өлкән белгеч Гөлсинә Якупова, шулай ук прокуратура ветераннары: Зинаида Лебедева, Александр Беззубов, Зөлфия Хәлилова, Люция Фәсхетдинова һ.б.

Прокуратура ветераннарын, бүген дә эштә булган барлык хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмебез уңаеннан ихлас котлыйм. Һәрбер кешегә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим!

Валерий КУЗЬМИН,

Бөгелмә шәһәре прокуроры,

өлкән юстиция советнигы.

Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: